26 февраль көнне Бигәнәй фельдшер акушерлык пункты фельдшеры Исмәгыйлева И. З. пациентлар белән артериаль гипертония һәм инфаркт миокардага багышланган чираттагы профилактик әңгәмә үткәрде, гипертония үсеше өчен куркыныч факторлар турында җентекләбрәк сөйләшенде. Басымны контрольдә тоту-инфарктны кисәтүнең мөһим профилактик ысулы булып тора. Гипертония белән авырган кешеләргә кан басымына аерым игътибар бирү мөһим, чөнки югары күрсәткечләр миокардка югары йөкләнеш бирә. Әлеге авырулардан саклану өчен табиб күзәтүе, даруларны регуляр рәвештә кабул итү, шулай ук сәламәт яшәү рәвеше алып бару мөһим.
Пациентлар әңгәмәдә актив катнаштылар,үзләрен борчыган сорауларын бирделәр, ахырдан һәркемгә мәгълүмати материал тапшырылды.