28нче февраль көнне Сатыш урта мәктәбендә район мәктәпләренең сыйныф җитәкчеләре семинары үтте. Семинарда класс җитәкчеләре ата-аналар белән эффектив аралашу ысуллары һәм техникасы, баланың индивидуаль үсеш траекториясен уңышлы тормышка ашыру ысуллары турында фикер алыштылар. Сатыш урта мәктәбе коллективы “Гаилә –бәхет ачкычы” дип аталган сыйныфтан тыш чара, сыйныф җитәкчеләре белән тренинг, “Уңышлы бала тәрбияләү” дигән тема астында ток-шоу формасында ата-аналар җыелышы үткәрде. Әлеге чаралар барышында әти-әниләр белән мәктәп кулга-кул тотынышып эшләгәндә генә, бүгенге тормышка яраклашкан, заманча фикерләүче, әхлак кагыйдәләрен төгәл үтәүче шәхес формалаштыруга ирешеп булганы ассызыкланды.