ЯҢАЛЫКЛАР


23
май, 2024 ел
пәнҗешәмбе

 Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "Миләшкәй" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән « Тынычлык кирәк безгә” дип исемләнгән уен программасын үткәрделәр. Балалар төрле хәрәкәтчән уеннарда, биюләрдә, конкурсларда актив катнаштылар.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

20 майдан 22 майга кадәр мәктәпләрнең 10 сыйныф укучылары һәм Саба аграр көллияте студентлары өчен хәрби уку җыеннары үткәрелде.

Тэги: Мәгариф идарәсе

22 майда Саба урта мәктәбе базасында Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте активистларының II муниципаль слеты узды. Анда Саба районының төрле мәктәпләреннән 150дән артык кеше катнашты.

2024 елның 21 маенда Шәмәрдән 1 нче “Әкият” балалар бакчасы базасында  мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре  җитәкчеләре һәм белгечләре өчен укыту семинары узды. 

Тэги: Мәгариф идарәсе

Явлаштау авыл җирлегендә куркыныч агачларны кисү буенча эшләр башкарылган


22
май, 2024 ел
чәршәмбе

Эндокрин системасы авыруларының профилактикасы атнасы.

Тэги: хастаханә

20нче май көнне тантаналы шартларда 2023/2024нче уку елында Бөтенроссия укучылар олимпиадасының муниципаль, республика, төбәк һәм йомгаклау этапларында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

 Явлаштау урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында 2011 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында мини-футбол буенча турнир узды. 1 урынны Икшермә кадет мәктәбе командасы, 2 урынны Сатыш урта гомуми белем бирү мәктәбе командасы,3 урынны Явлаштау урта гомуми белем бирү мәктәбе командасы алды.

22 нче май көнне «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә педагоглар өчен өлкән тәрбияче Хабибуллина Г.Р. «Бала тәрбияләүдә гаилә гореф-гадәтләренең роле» дип исемләнгән семинар практикум үткәрде.
Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ Югары-Утар балалар интернат-йорты

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тарафыннан гражданнар оборонасы буенча тикшерү үткәрелде

Тэги: Шекше авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International