«Беренчеләр хәрәкәте» II муниципаль слеты

2024 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

22 май көнне Саба урта мәктәбе базасында Рәсәй балалар һәм яшьләр "Алдынгылар хәрәкәте" активистларының II муниципаль Слеты булып узды. Әлеге чарада Саба районының төрле мәктәпләреннән 150 дән артык кеше катнашты.

Сәламләү сүзе белән Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирзянов Рәсих Рәхимҗан улы һәм мәгариф бүлегенең тәрбия эшләре буенча начальник урынбасары Ханафиева Айгөл Шакирҗан кызы чыгыш ясадылар.

Слетта иң яхшы беренчел бүлекчәләрне һәм җирле «Алдынгылар Советы " активистларын бүләкләү тантанасы оештырылды. Рәсми өлештән соң катнашучылар өчен төрле юнәлешләр буенча мастер-класслар үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International