20нче май көнне тантаналы шартларда 2023/2024нче уку елында Бөтенроссия укучылар олимпиадасының муниципаль, республика, төбәк һәм йомгаклау этапларында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды. Ул Саба районының иң акыллы һәм белемле 200 укучысын җыйды. Алар белән бергә илнең иң дәрәҗәле интеллектуаль олимпиадасында җиңү шатлыгын педагоглары һәм, әлбәттә, әти-әниләре дә уртаклашты. Бүләкләү тантанасы-талантлы балаларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм үстерү буенча ел дәвамында башкарылган зур эш нәтиҗәсе. Бу-укытучылар, ата-аналар һәм балаларның бердәм команда хезмәте. Бездә бик күп талантлы балалар бар һәм бу районда олимпиада хәрәкәтен тагын да үстерергә һәм алга барырга этәргеч бирә. Саба муниципаль районы башлыгы Р. Н. Миннихановның Рәхмәт сүзләренә җиңүчеләрнең һәм призлы урын алучыларның әти-әниләре дә ия булды, чөнки нәкъ менә гаилә беренче чиратта, әлеге зур бәйгедә җиңүгә ирешү юлында ярдәм итә.