Хәрби уку җыеннары

2024 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

20 майдан 22 майга кадәр мәктәпләрнең 10 сыйныф укучылары һәм Саба аграр көллияте студентлары өчен хәрби уку җыеннары үткәрелде. Ел саен бу чара урман зонасында үткәрелә. Җыеннарны оештыруда Саба һәм Теләче районнары буенча хәрби комиссариат, Мәгариф идарәсе, Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, Бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасы катнашты. Саба аграр көллияте укытучылары һәм Саба районы урта мәктәпләренең тормыш иминлеге нигезләре фәне укытучылары җитәкчелегендә 90 яшүсмер ориентлашырга, беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнделәр, тактик һәм физик әзерлек уздылар. Хәрби җыеннар барышында төрле дистанцияләргә йөгерү, Калашников автоматын җыю һәм сүтү, пневматик винтовкадан ату, тартылу, граната ыргыту буенча шәхси һәм команда зачетында ярышлар оештырылды.. Җыеннар югары дәрәҗәдә оешкан төстә үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International