ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2024 ел
җомга

Россия Төзелеш министрлыгы "ДОМ.РФ" АҖ белән берлектә "эскроу счетларын кулланып, төзелеш подряды шартнамәләре буенча торак йортлар төзү турында" 2024 елның 22 июлендәге 186-ФЗ номерлы Федераль законда каралган эскроу счетларын кулланып, төзелеш подряды шартнамәләре буенча торак йортлар төзү турында белешмәлек эшләде.

Көз. Шагыйрьләр тасвирларга яраткан искиткеч вакыт. Календарьда 2024 елның 12 сентябt -  кояш җәйге кебек диярлек җылыта.Бу елның гаҗәеп һәм искиткеч вакыты! Бүген "Х.һәм А. Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең" укытучылары Газизова Гүзәл Равил кызы һәм Галиева Эльвира Раеф кызы һәм сәнгать бүлеге укучылары, район балалар китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә, Тукай паркында «Язучылар һәм шагыйрьләр әсәрләрендә көз» дигән иҗади - танып белү сәгате үткәрделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Саба мәдәният йортының скрипка һәм  җырлау классы укытучылары Вәлиева Д.Р. һәм Давлиева Г. Р. үз укучылары өчен "Саба китаханәсенә" экскурсия үткәрделәр. Укучы музыкантлар татар һәм рус язучылары турында әңгәмә кордылар, шагыйрьләрнең шигырьләрен укыдылар, Абдулла Алиш һәм Муса Җәлил әкиятләрен искә төшерделәр.

Китапханәче балалар укыган китаплар буенча кызыклы викторина үткәрде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

12 сентябрьдә Саба районы «Яшьлек» яшьләр үзәге белгечләре Бөгелмәдә «Медиа НавеСеле» Аграр яшьләр берләшмәсенең зона чарасында  катнаштылар.   

2024 елның 12 сентябрендә Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Саба урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Үсеш ноктасы» фәнни һәм технологик юнәлешле мәгариф үзәген ачу тантанасы узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

12
сентябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

«Саба " ҖЧҖнең Мичән бүлегендә урып – җыю эшләре тәмамланды. Комбайнерлар Хадиев Илфар, Хайруллин Солтан уз вазыйфаларын намус белән башкардылар. Хәзерге көндә үзләре эшләгән комбайннарын кышкы әзерлеккә куярга әзерлиләр.

 

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Яшелчә  бакчасында

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

12 сентябрьда Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе социаль педагогы Нәгыймова М. С., юл хәрәкәте иминлеге буенча дәүләт инспекциясе вәкиле Ягафарова Г.Н. белән бергә балигъ булмаган балалар белән "Светофор янында кунакта" дигән темага уен-сәяхәт үткәрделәр.

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге Саба шәһәр җирлеге ОСЗ

Шекше авыл җирлегендә грант акчалары хисабына юлларны ремонтлау тәмам

Тэги: Шекше авыл җирлеге

12 сентябрь көнне  район үзәк китапханәсендә “Өлкәннәр” клубы өчен аек яшәү рәвешен сайлап алырга өндәүче “Яманлыкның башы эчкечелек” (11 сентябрь – Бөтенроссия аеклык көне) дип исемләнгән сәламәтлек сәгате үткәрелде, тематик күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә алкогольнең җимергеч көче, кешегә, гаиләгә, җәмгыятькә зыян китерүче  куркыныч авыруның килеп чыгу сәбәпләре, дәвалану  алымнары, шулай ук сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы китаплар, газета-журналлар урын алды. Тема буенча әңгәмә, күргәзмәгә күзәтү үткәрелде. Чарага Саба шифаханәсе табиб-наркологы Илшат Галимҗан улы Мортазин чакырулы иде. Ул үзенең хезмәте турында эчтәлекле чыгыш ясады, өлкәннәребезнең сорауларына җавапларын бирде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International