Уен-сәяхәт “Сфетофорда кунакта”

2024 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

12 сентябрьда Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе социаль педагогы Нәгыймова М. С., юл хәрәкәте иминлеге буенча дәүләт инспекциясе вәкиле Ягафарова Г.Н. белән бергә балигъ булмаган балалар белән "Светофор янында кунакта" дигән темага уен-сәяхәт үткәрделәр.

Дәрес барышында балигъ булмаганнар белән юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм балаларның юлда имгәнүләрен профилактикалау турында уен үткәрелде. Балалар юл ситуацияләрендә ничек ориентлашырга, юлда үз-үзеңне тотышыңа бәя бирергә дигән фикерләре белән уртаклаштылар, юл хәрәкәте билгеләре буенча пазллар җыйдылар. Дәрес азагында балаларга яктылык кайтарткыч һәм Яшь җәяүле белешмәләре таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International