ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2024 ел
җомга

               Бүген 13.09.2024 Арташ урта мәктәбе укучылары социаль хезмәтләр алучылар алдында матур концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Концерт Өлкәннәр көненә багышланган иде.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә. Сак системасын көйләү эшләре алып барыла.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация

Татарстанда ана капиталы акчаларыннан айлык түләүне 8 меңгә якын бала ала

2024 ел башыннан СФРНЫҢ Татарстан Республикасы буенча бүлеге 7 меңнән артык татарстанлыны шифаханә-курорт дәвалануына юлламалар белән тәэмин итте

Олы Шыңар авыл җирлегенең бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре урып-җыю кампаниясендә булышалар, "Туган Як"  җәмгыятенең  ындыр табагында график буенча эшлиләр.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

«Туган як» җәмгыятендә ашлык җыю тәмамлануга якынлаша. Кыр эшчәннәре алны  ялны белми, тулы көч белән эшлиләр. Мондый җәйге, эссе көннәрдә Кече Шыңар авыл мәдәният йортының " Рәшә " агитбригадасы  "Бай кырларым  сез" дигән тематик программа  белән хезмәт  геройларын ял иттерү максатында кырга чыга. 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Ш.З. Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбендә укучылар белән бик тә мавыктыргыч очрашу булды. Өстәл теннисы буенча югары квалификацион категорияле тренер, Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы, Татарстан Республикасы физик культура буенча атказанган хезмәткәре Исмаилов Фарход Усманович һәм өстәл теннисы буенча спорт мастеры, Россия һәм Татарстан буенча бик күп бәйгеләр һәм чемпионатлар җиңүчесе Исмаилова Динара Фарходовна бездә кунакта булдылар. Укучылар белән кызыклы мастер-класслар, җанлы әңгәмә белән үрелеп барды әлеге очрашу.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомуми белем бирү мәктәбенең волонтер - юнармейчылары, тәрбия буенча директор киңәшчесе А.М. Шакирова белән бергә, Сатыш авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар обелискын тәртипкә китерделәр.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International