Кече Шыңар авыл мәдәният йортының " Рәшә " агитбригадасы чыгышы 

2024 елның 13 сентябре, җомга

«Туган як» җәмгыятендә ашлык җыю тәмамлануга якынлаша. Кыр эшчәннәре алны  ялны белми, тулы көч белән эшлиләр. Мондый җәйге, эссе көннәрдә Кече Шыңар авыл мәдәният йортының " Рәшә " агитбригадасы  "Бай кырларым  сез" дигән тематик программа  белән хезмәт  геройларын ял иттерү максатында кырга чыга. Такмаклар әйтеп җырлыйлар, шулай  ук "Игенчегә», «Матур булсын»  һ.б. җырлар  дәртле биюләр белән аралаша.  Авыр, әмма мактаулы хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре  механизаторлар адресына концерт барышында яңгырый.  Авыл хезмәтчәннәре артистларга  күңелләрен  күргән өчен  рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International