Көз – матур чор, ул безгә төрле төстәге буяулар, якты мизгелләр бүләк итә. 12нче сентябрь көнне,Тукай паркында, район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба мәктәбенең сәнгать бүлеге укытучылары һәм укучылары белән берлектә, “Әдипләребезнең әсәрләрендә көз” дип исемләнгән иҗади - танып белү сәгате үткәрделәр. Чара барышыда балалар көз билгеләре турындагы сорауларга җавап бирделәр, табышмакларны чиштеләр, көзге мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Аннары укучылар акварель буяулар белән фантазия һәм иҗади кәефләрен туплап, рәсем ясау буенча көзге пленэрда катнаштылар.
Явлаштау авыл китапханәсе программистлар көненә багышланган «21 нче гасыр һөнәре» темасына әңгәмә үткәрде. Чара кысаларында программалаштыру өлкәсендәге актуаль тенденцияләр, ихтыяҗ булган күнекмәләр һәм карьера үсеше мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Шулай ук программалаштыру һәм IT-технологияләргә багышланган китаплар күргәзмәсе оештырылды, анда катнашучылар әлеге һөнәрне өйрәнү өчен файдалы әдәбият белән таныша алдылар. Китапханә яшьләрнең яңа белгечлекләр белән кызыксынуын актив рәвештә хуплый һәм цифрлы дөньяда кирәкле белем һәм күнекмәләрне үстерергә ярдәм итә.
12 сентябрь көнне Ике басу Арташ авыл китапханәсе «Дөньядагы бар нәрсә турында журнал һәм газетада»дигән вакытлы матбугат сәгате үткәрде. Өлкәннәр өчен китапханәгә керә торган вакытлы басмалар тәкъдим ителде. Китапханәче тәкъдим ителгән вакытлы матбугатка күзәтү үткәрде. Күп кенә кызыклы мәкаләләре булган журналлар күп кенә сорауларга җавап табарга ярдәм итә, аларда психологлар, юристлар, табиблар киңәшләре басыла. Вакытлы матбугатта укучыларны кулдан ясалган бизәнү әйберләре ясарга, шулай ук барлык кирәкле күнекмәләрне тасвирларга рухландырачак яхшы идеяләр күп. Вакытлы матбугатның сәгатьләре китапханәгә яңа укучыларны җәлеп итеп кенә калмый, ә китапханәнең мәгълүмати ресурсларында яхшырак ориентлашырга мөмкинлек бирә һәм вакытлы матбугатка килүчеләрнең кызыксынуын арттыра.
11 нче сентябрь көнне «Шәп очрашулар» бөтенроссия проекты кысаларында Сабаның «Тукай» паркында Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы белән очрашу үткәрелде.
Ләйсән Рәкыйп кызы “Алдынгылар хәрәкәте” активистларын китапханә эшчәнлеге һәм алда торган бурычлар белән таныштырды. Чарада катнашучылар өчен районыбызның талантлы шәхесләренә багышланган «Әдәби як» күргәзмәсе оештырылган иде.
Әлеге очрашу укучыларга үзләренең тарихын һәм буыннарын яхшырак белү өчен бер этәргеч булды дип әйтергә мөмкин. Очрашу барлык катнашучылар өчен дә кызыклы һәм мавыктыргыч итеп истә калды.
Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә җәйге каникул чорында мәктәп укучыларын эшкә алу күптәннән килә торган традиция.
Әлеге традицияне дәвам итеп быел да егерме дүрт мәктәп укучысы кабул ителде.
Укучылар буяу , агарту, җыештыру , чүп үләннәрен утау, яшелчә , чәчәкләргә су сибү эшләрен башкардылар.
Яшүсмерләрнең эшкә урнашуы аларга беренче акчаларын эшләп алырга гына түгел, хезмәтне яратырга , эшкә өйрәнергә, җаваплылык тоярга өйрәтә.
13 нче сентябрь көнне, "Яшьлек" яшләр үзәгенең өстәмә белем бирү педагоглары балалар өчен "Көзге букет" мастер-классы үткәрделәр.
Август конференциясе кысаларында 2024 елның 12 сентябрендә химия һәм биология укытучыларының "Эшне оештыруның һәм һөнәри хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре" темасына секция утырышы узды.
Югары Шытсу мәдәният йортында балаларны гөслә уен коралында өйрәтү актив рәвештә алып барыла. Мәдәният хезмәткәрләре әлеге уен коралының барлык нечкәлекләрен аңлаталар, балалар бик теләп өйрәнергә тырышалар.
Югары Шытсу авылында район Башлыгы Минниханов Р.Н. һәм авыл хуҗалыгы җитәкчесе Хасаншин Г.Ш. катнашында җыелыш булып узды. Җыелышта терлекчелек тармагына тулы анализ ясалды, алдагы айларга максатлар билгеләнде.