Хезмәтле җәй

2024 елның 13 сентябре, җомга

   Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче”  җәмгыятендә  җәйге каникул чорында  мәктәп укучыларын эшкә алу күптәннән килә торган традиция.

Әлеге традицияне дәвам итеп быел да егерме дүрт  мәктәп укучысы кабул ителде.

  Укучылар  буяу , агарту, җыештыру , чүп үләннәрен утау, яшелчә , чәчәкләргә су сибү эшләрен башкардылар.

  Яшүсмерләрнең эшкә урнашуы аларга беренче акчаларын эшләп алырга гына түгел, хезмәтне  яратырга ,  эшкә өйрәнергә, җаваплылык тоярга  өйрәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International