“Саба урта мәктәбе” укучылары алдында “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” ДБУнең Саба бүлекчәсе начальнигы Ягъфәрова Гүзәл Нәҗип кызы һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе инспекторы Мәҗитов Фаил Зөфәр улы чыгыш ясадылар. Алар укучыларны юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре белән таныштырдылар. Очрашу барышында ЮХИДИ инспекторлары укучыларга юлларда, җәяүлеләр кичүләрендә һәм җәмәгать транспортында үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеге турында , балаларны саклагыч җайланмалары һәм аларны куллану кирәклеге хакында сөйләде.