Август конференциясе кысаларында 2024 елның 12 сентябрендә химия һәм биология укытучыларының "Эшне оештыруның һәм һөнәри хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре" темасына секция утырышы узды. Утырышта яңа уку елында химия, биология, экология укытуның актуаль мәсьәләләре каралды, педагоглар хәл итәргә тиешле проблемалар күтәрелде, бурычлар куелды һәм, узган уку елында үткәрелгән анализны исәпкә алып, аларны хәл итү механизмнары билгеләнде. Йомгаклар ясаганда утырышның гамәли юнәлешле булуы, каралган мәсьәләләрнең актуальлеге билгеләп үтелде, яңа уку елында укытучыларның эш стратегиясе эшләнде.