“Яманлыкның башы эчкечелек”

2024 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

12 сентябрь көнне  район үзәк китапханәсендә “Өлкәннәр” клубы өчен аек яшәү рәвешен сайлап алырга өндәүче “Яманлыкның башы эчкечелек” (11 сентябрь – Бөтенроссия аеклык көне) дип исемләнгән сәламәтлек сәгате үткәрелде, тематик күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә алкогольнең җимергеч көче, кешегә, гаиләгә, җәмгыятькә зыян китерүче  куркыныч авыруның килеп чыгу сәбәпләре, дәвалану  алымнары, шулай ук сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы китаплар, газета-журналлар урын алды. Тема буенча әңгәмә, күргәзмәгә күзәтү үткәрелде. Чарага Саба шифаханәсе табиб-наркологы Илшат Галимҗан улы Мортазин чакырулы иде. Ул үзенең хезмәте турында эчтәлекле чыгыш ясады, өлкәннәребезнең сорауларына җавапларын бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International