ЯҢАЛЫКЛАР


12
сентябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

11 сентябрь кич "Тукай" паркында, балалар китапханәсенә килүче журналлар: Щенячий патруль, Мир техники, Принцесса белән таныштыру үткәрелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

11 нче сентябрь көнне «Сыйныф очрашулары» бөтенроссия проекты кысаларында Сабаның «Тукай» паркында Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы белән очрашу үткәрелде. 
Ләйсән Рәкыйп кызы “Алдынгылар хәрәкәте” активистларын китапханә эшчәнлеге һәм алда торган бурычлар белән таныштырды. Чарада катнашучылар өчен районыбызның талантлы шәхесләренә багышланган «Әдәби як» күргәзмәсе оештырылган иде.  
 Әлеге очрашу укучыларга үзләренең тарихын һәм буыннарын яхшырак белү өчен бер этәргеч булды дип әйтергә мөмкин. Очрашу барлык катнашучылар өчен дә кызыклы һәм мавыктыргыч булды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

10нчы сентябрь көнне Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре  “Г.Тукай” паркында Саба гимназиясенең 3 “Г” сыйныф укучылары өчен “Тукай эзләре буйлап” дип исемләнгән квест-уены үткәрделәр. Укучылар “Г.Тукайның китап битләреннән”, “Г.Тукай турында кызыклы фактлар”, “Сорау миннән, җавап синнән”, “Дөрес яки дөрес түгел” һәм башка мавыктыргыч нокталар буйлап сәяхәт иттеләр. Балалар сынатмыйча, актив җавап биреп,үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Чара “Әдәби алан” проектында катнашучыларны бүләкләү белән тәмамланды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

"Тукай" паркы кичке сәгатьләрдә дә китап укучыларын үзендә күрергә бик шат.Балалар өчен кызыклы викторина,китап күргәзмәләре оештырыла.Рәсем буягычлар белән әкияти геройларны танып белү почмагы да бик күңелле эшләп килә.Кичке вакытларыгызны файдалы үткәрегез.

Тэги: Мәдәният бүлеге

            11 нче сентябрьдә социаль эш буенча белгеч Вәлиева А.М. һәм тәрбияче Агләмова Л.И. Спас өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында стажировка мәйданчыгында булдылар.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

12 нче сентябрь көнне  Эзмә урта мәктәбендә «Алдынгылар ярминкәсе» уздырылды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ,социаль – юридик хезмәт күрсәтү кысаларында контроль-инспекция бүлеге консультанты Фәрхуллин Рөстәм Рәис улы, Саба һәм Теләче МР буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре районара бүлеге начальнигы Галимуллин Айнур Рифкать улы  белән очрашу булды. 

Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә. Кондиционер һәм янгынга каршы системаны, интернетны көйләү эшләре алып барыла. Мультимедиа җиһазларын урнаштыру эшләре дәвам итә.

 

Тэги: Мәдәният бүлеге

Элек-электән чишмәләр турында риваятьләр, шигырьләр язганнар. Чишмәләр-чиста су чыганаклары. Ә эчә торган су кешегә, бигрәк тә эссе көнне кирәк. Экскурсия-Саба урман хуҗалыгы тарихы музее эшчәнлегендә белем бирү эшчәнлеген оештыруның бер төре. Экскурсияләрнең төп әһәмияте шунда ки, алар балаларда әйләнә-тирә тормыш турында конкрет күзаллаулар һәм тәэсирләр формалаштыруны тәэмин итә. Шуңа күрә урман музее хезмәткәрләре балалар өчен  бистәбез чишмәләре буйлап экскурсия үткәрделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Саба районы активистлары Әлмәттә «Иҗат остаханәсе» Аграр яшьләр берләшмәсенең зона чарасында катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International