Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ,социаль – юридик хезмәт күрсәтү кысаларында контроль-инспекция бүлеге консультанты Фәрхуллин Рөстәм Рәис улы, Саба һәм Теләче МР буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре районара бүлеге начальнигы Галимуллин Айнур Рифкать улы белән очрашу булды. Фәрхуллин Р.Р. кулланучыларның төп хокуклары һәм кулланучылар хокукларын яклау турында җентекләп сөйләделәр. Галимуллин А.Р. социаль хезмәт алучылар өчен янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрде. Анда гадәттән тыш хәлләр вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында җентекләп сөйләде. Ул аларга утсүндергече мисалында аның белән ничек кулланырга һәм янгын гидрантын ничек дөрес итеп тоташтырырга кирәклеген күрсәтте, аннары янгын куркынычсызлыгы буенча барлык кызыксындырган мәсьәләләр турында фикер алыштылар.