ЯҢАЛЫКЛАР


12
сентябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда Кукмара районы мәктәбе укучылары кунак булды. Алар өчен музей экспозицияләре буенча мавыктыргыч экскурсия оештырылды, ул киләчәктә дә урман хуҗалыгы тарихын өйрәнергә өндәде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Сатыш авылы мәдрәсә музеенда  Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары белән  “ Тормыш матур, заяга уздырма”темасына спиртлы эчемлекләрнең зыяны турында әңгәмә уздырылды. Укучылар Россиядә 11 сентябрь  Аеклык көнен билгеләп үтү көне икәнен белделәр. Спиртлы эчемлекләрнең организмга зур зыян китергәнен торле статистик мәгълуматлар аша ишеттеләр. Әңгәмә ахырында агуны акчага сатып алып, тормышыңны җимермә дигән нәтиҗәгә килделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

«Саба-Арена» спорт мәктәбе территориясендә яратып һәм тырышып утыртылган чәчәкләр, һичшиксез, спорт мәктәбе, парк территориясен бизәде һәм җәй көне генә түгел, көзен дә аларның чәчәк атуына соклана алачак. Барлык кунаклар да чәчәкләргә сокланудан туктамый. Алар безнең мәктәпкә, паркка йөргәндә, аларның күзләре соклану һәм илһам белән тула. Безнең парк үсемлекләр турында күп нәрсә белергә, төрле табигый күренешләрне күзәтергә мөмкинлек бирә торган урынга әйләнде. Шундый тугрылык һәм мавыгу белән утыртылган чәчәкләр матурлык чыганагына гына түгел, ә мәхәббәт һәм хезмәт символына да әверелде. «Саба-Арена» спорт мәктәбе тирәсендәге территория- чын җәннәт, анда тынычлык һәм гармония табарга мөмкин.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

«ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында 07:00 дән 20:30 га кадәр 13 сәгатьлек «Бөтен гаилә белән сайлауларга!» телемарафоны узды. Туры эфирда барган чарада бәхетле гаиләләр, йолдызлы кунаклар чыгыш ясады, алар Татарстан халыкларының уникаль традицияләре турында сөйләделәр. Телемарафонда катнашырга чакырылган мәртәбәле кунаклар арасында Саба районыннан да делегация бар иде. Л.Хисмәтова җитәкчелегендәге «Зиләйлүк» фольклор коллективы тамашачыларга «Килен төшерү» татар туй йоласын тәкъдим итте. Программа гармун көенә башкарылган йола җырлары һәм биюләрдән, бүләкләр һәм күчтәнәчләр тапыру, кияү белән кәләшкә багышланган изге теләкләрдән әзерләнде. Туй йоласында Явлаштау мәдәният йорты мөдире И. Галимҗанова, Килдебәк мәдәният йорты мөдире Р.Локманов, район мәдәният йорты хезмәткәре Р.Мөхәммәтҗанов, шулай ук үзешчән башкаручылар Ф. Нәзирова, Р. Шәрипов, Р. Шамилов, Г. Мөбәрәкшина катнашты.

2024 елның 12 сентябрендә 9:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр Ленин, Совет, Октябрь, Бикет,Вахитов,Г.Закиров, Тукай, Үз.Закир, Мәктәп, Пионер, Киров, Комаров урамнарында үзәкләштерелгән су белән тәэмин итүне өзү планлаштырыла.

Уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез.

Шекше мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре балаларны төрле һөнәрләр белән таныштыру, хезмәт дөньясы белән кызыксынуларын үстерү максатында «Минем һөнәри киләчәгем»дигән диспут-чара үткәрделәр. Оештыручылар башта һөнәрнең нәрсә икәнлеген һәм аларның ни өчен мөһим булуы турында әңгәмә уздырдылар. Аннары һәр бала, тупны тотып, чиратлашып берәр билгеле бер һөнәрне тасвирлады, ә калганнары танып белде. Соңыннан яшь катнашучылар киләчәктә кем булырга теләүләре турында үзләренең планнары белән уртаклаштылар. Чара ахырында барысы да һәр һөнәрнең мөһимлеге, кешеләргә һәм җәмгыятькә ничек ярдәм итүләре хакында фикер алыштылар.

11 сентябрь көнне Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Халыкара фашизм корбаннарын искә алу көненә багышланган "Хәтерләсеннәр өчен" дип исемләнгән хәтер дәресе үткәрделәр.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

11 сентябрь көнне Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә, Сабабаш авыл клубы һәм Килдебәк китапханәсе хезмәткәрләре чираттагы "Ябалак янында кунакта"исемле театральләштерелгән экскурсия оештырдылар.

11 нче сентябрь көнне, "Яшьлек"яшьләр үзәгенең өстәмә белем бирү педагоглары, балалар белән  " Ут дус та, дошман да" дигән уен программасы үткәрделәр.


11
сентябрь, 2024 ел
чәршәмбе

“Аек көн» үткәрүнең төп максаты җәмәгатьчелекне алкогольле эчемлекләр куллануга каршы көрәшкә чакыру. Чөнки аек кеше генә уңышлы, бәхетле һәм нык гаиләле була ала.

Тэги: хастаханә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International