«Ябалак янында кунакта"

2024 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

       11 сентябрь көнне Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә, Сабабаш авыл клубы һәм Килдебәк китапханәсе хезмәткәрләре чираттагы "Ябалак янында кунакта"исемле театральләштерелгән экскурсия оештырдылар.

   Бу юлы әкияти урманга Кукмара шәһәреннән икенче сыйныф укучылары килде. Алар төрле әкият геройларын очраттылар һәм Тылсымлы сандык табу өчен каршылыклар үттеләр. Барысы да бик күп якты һәм уңай хис-кичерешләр алды. Әкият геройлары балаларны яңа уку елы башлану белән котладылар һәм бары тик "5" һәм "4"кә генә укуларын теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International