Яшелчә бакчасында

2024 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

Балалар бакчасындагы яшелчә бакчасы балаларга экологик һәм хезмәт тәрбиясе бирү өчен кирәкле шартларның берсе булып тора. Аның булуы баланың табигать объектларын күзәтергә, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны сезонлы үзгәрешләр белән таныштырырга ярдәм итә. Балалар үсемлекләрнең үсешен күзәтә, аларның исемнәре һәм тышкы кыяфәт билгеләре белән таныша, су сибү һәм тәрбияләү күнекмәләрен үзләштерә, кеше тормышында табигатьнең ролен аңларга өйрәнә. МБМБУ Саба 1 нче «Шатлык» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр кишер, чөгендер, кәбестә, кабак һәм башка яшелчәләрнең  җәй буена  ничек үсүен зур кызыксыну белән күзәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International