Мамалай авылында җирләү урыннарын һәм тирә-яктагы территорияләрне төзекләндерү эше алып барыла.
"МДСУ-1" ҖЧҖ хезмәткәрләре Мамалай авылы, Ленин урамында «ЩПС» республика программасы буенча юлны ремонтлау буенча эше башкардылар.
Казанчы Бигәнәй авыл китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә, “Тапкырлар һәм зирәкләр” интеллектуаль уены үткәрелде. Чараның төп максаты балаларның белем дәрәҗәсен арттыру, танып-белү кызыксынуын үстерү, шулай ук интеллектуаль дәрәҗәне күтәрү иде. Балалар сорауларга рәхәтләнеп җавап бирделәр, кызыклы биремнәр башкардылар. Уен барышында балалар үҗәтлелек, кызыксынучанлык һәм танып белүгә кызыксынуларын күрсәттеләр.
Финанс-бюджет палатасының бүлек җитәкчесе Гөлнара Заһидуллина Мәскәүдә дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрнең бухгалтерлары һәм финансистлары өчен XXXIV Бөтенроссия конференциясендә катнашып кайтты. Әлеге традицион һөнәри конференциядә исәпкә алу, хисаплылык, бюджет классификациясенең төп мәсьәләләре яктыртылды. Анда эчке финанс аудиты стандартлары, әлеге стандартларны гамәлгә ашырганда хезмәткәрләрнең хокуклары һәм бурычлары каралды. "Электрон бюджет" системасында финконтроль", СМАРТ-контроль” һәм башка бик күп кызыклы темалар кузгатылды. Конференциядә катнашучылар 2025 елда үз эшләрен нинди норматив актларга нигезләнеп алып барырга кирәклеге турында күп кенә актуаль һәм файдалы мәгълүмат тупладылар һәм бухгалтерия өлкәсендәге күп кенә яңалыклар турында алдынгы экспертлардан практик киңәшләр дә ала алдылар.
Татарстан Росреестры экспертлары күчемсез милекне рәсмиләштергәндә гражданнардан килгән сорауларга җавап бирүне дәвам итә.
Евлаштау урта мәктәбе базасында егетләр һәм кызлар арасында баскетбол ярышлары узды. Евлаштау урта мәктәбе егетләре һәм кызлары 3 нче һәм 2 нче урыннарны алдылар . Укучыларны котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез.
Олы Нырты мәдәният йортында " Россия минем Ватаным!"дигән халыклар бердәмлеге көненә багышланган чараны Чәбья Чурчи, Урта Нырты, Язлы Арташ авыл клублары һәм Олы Нырты авыл китапханәсе хезмәткәрләре бергәләп әзерләделәр һәм үткәрделәр. Тамашачылар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, Ватан турында шигырьләр һәм җырлар тыңладылар. Алар халык уеннарында катнаша алдылар, шулай ук « Россия тарихы»китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән рус һәм татар язучыларының әсәрләре белән таныштылар.
4 ноябрь көнне Яңа Мичән мәдәният йортында “Моң тулы күрекләре”дигән гармунчылар белән концерт оештырылды. Анда авылыбызда яшәп, узлектән гармунда көйләр өйрәнеп, өздереп уйнаучы егетләребез катнашты.
Югары Утар балалар интернат йортында уртанчылар төркеменең диварын җылыту буенча башкарылган ремонт эшләре тәмам.