ЯҢАЛЫКЛАР


4
ноябрь, 2024 ел
дүшәмбе

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне.  Район китапханәсендә, китап укучылар белән, «Без бердәм, без дус!» дип исемләнгән әңгәмә оештырылды. Китапханәче  Халыклар бердәмлеге көненең ничек барлыкка килүе, төрле милләт кешеләренең иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте турында сөйләнде. Әңгәмә барышында китап укучылар безнең илнең нинди зур булуын һәм анда нинди халыклар яшәвен белделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Явлаштау авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Мин-матур кыстыргыч» дип исемләнгән мастер-класс үткәрделәр. Бу чарада катнашучылар кәгазьдән матур китап кыстыргычлары ясарга өйрәнделәр.

Катнашучылар кулы белән ясалган һәр кыстыргыч аларның индивидуальлеген һәм иҗади сәләтләрен чагылдырды. Барлык эшләр дә уникаль һәм үзенчә матур килеп чыкты.  Мастер-класс яңа күнекмәләр генә биреп калмады, яхшы кәеф тә тудырды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Явлаштау китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре «Сәламәт булу- бәхет!» дигән сәламәтлек сәгате үткәрделәр.  Чарада сәламәт яшәү рәвеше турында киңәшләр бирелде.  Балалар тормыш кыйммәтләре, файдалы гадәтләр формалаштыру һәм зарарлыларны булдырмау турындагы әңгәмәдә бик теләп катнаштылар, «Сәламәтлек әлифбасы» викторинасында, «Мәкальне төгәллә» конкурсында, «Файдалы-зарарлы» уенында катнаштылар. Сәламәт яшәү рәвеше турындагы китапларга күзәтү тыңладылар. Ахырда кроссвордлар чиштеләр. Сәламәтлек сәгате балаларга сәламәтлек өчен шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә, чыныгырга һәм дөрес тукланырга кирәклеген белергә ярдәм итте.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Татарстанда фәнни-технологик үсеш елына, Шәмәрдән авылы һәм балалар китапханәләре хезмәткәрләре «Салават күпере» мәктәп яны лагере балалары өчен «Роботлар нәрсә белә» дигән танып белү сәгате үткәрделәр. Чара барышында балалар роботларның барлыкка килү тарихы, аларның төрләре һәм кайда кулланыла икәне белән таныштылар, «Безнең арада роботлар» викторинасы сорауларына җавап бирделәр. Тема белән кызыксынып, балалар «Электроникның «яңа маҗаралары» китап күргәзмәсе белән бик теләп таныштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

1-4 ноябрьдә Санкт-Петербург шәһәрендә V Бөтенроссия хореография форум-конкурсы «Россия хореография сәнгатенең Бердәм Кубогы 2024» узды. Анда “Экспромт” (җитәкчесе: Давыдова А. М.) хореография коллективы солистлары катнашты.

Нәтиҗәләр:

Бутова Эстелла - I дәрәҗә дипломант

Гәрәева Айсель һәм Сәлимова Дарина дуэты - III дәрәҗә лауреат

Павлова Ксения-III дәрәҗә лауреат

Сәлимова Сафия-II дәрәҗә лауреат

Садыйкова Мәрьям-II дәрәҗә лауреат

Давыдова Эвелина-I дәрәҗә лауреат

Давыдова А.М. - I дәрәҗә лауреат.

Барлык җитәкчеләргә дә рәхмәт хатлары тапшырылды.

Конкурс кысаларында Todes студияләренең төп педагог-хореографы Рәхимҗанов Артур җитәкчелегендә эстрада биюе буенча мастер - класс үткәрелде.

Укучылар шулай ук шәһәрнең төрле истәлекле урыннарында булдылар: Лахта үзәге, ачылучы күперләр, Исаак Соборы, Царское Село, Екатерина сарае, Йосыф сарае.

Укучыларның ата-аналарына ярдәмнәре һәм рәхмәт белдерәбез.

Тэги: Мәдәният бүлеге

3
ноябрь, 2024 ел
якшәмбе

Якынлашып килүче - 4 нче ноябрь халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, "Яшьлек" яшьләр үзәге белгечләре, яшь гвардиячеләр белән берлектә, район халкына символик бүләкләр өләште.  


2
ноябрь, 2024 ел
шимбә

«Рус жимы» буенча ярышлар

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Сезне иртәгә диспансеризация узарга чакырабыз.

Тэги: хастаханә

Яңа модульле ФАП төзелеше башланды

Тэги: хастаханә

1 ноябрь көнне Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендә 20 яшькә кадәрге яшүсмерләр һәм һәвәскәр командалар арасында «ТМ Мечта»призына мини-футбол буенча турнир узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International