1 ноябрь көнне Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендә 20 яшькә кадәрге яшүсмерләр һәм һәвәскәр командалар арасында «ТМ Мечта»призына мини-футбол буенча турнир узды.
Турнирда Саба, Теләче һәм Кукмара районнарыннан 62 спортчы катнашты. Ярышлар йомгаклары буенча җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде.
Бүләкләү вакытында Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирҗанов Расих Рәхимҗан улы, ООО«Нур» җитештерү начальнигы Галиәхмәтов Ринат Шамил улы катнаштылар.
20 яшькә кадәрге егетләр
1 нче урынны «Саба яшьләре» командасы алды.
2 нче урынны «Саба» командасы алды.
3 нче урынны «Интер-Кукмара» командасы алды.
4 нче урынны «ТСП-Теләче» командасы алды.
Һәвәскәр командалар
1 нче урынны «Администрация» командасы алды.
2 нче урынны «Шәмәрдән» командасы алды.
3 нче урынны «Саба-Арена» командасы алды.
4 нче урынны «Хыял» командасы алды.
Турнир «ТМ Мечта» ярдәмендә оештырылды.
Турнирны оештыруда иганәчелек ярдәме күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерәбез.
Җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз һәм аларга алга таба уңышлар телибез!