Явлаштау китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре «Сәламәт булу- бәхет!» дигән сәламәтлек сәгате үткәрделәр. Чарада сәламәт яшәү рәвеше турында киңәшләр бирелде. Балалар тормыш кыйммәтләре, файдалы гадәтләр формалаштыру һәм зарарлыларны булдырмау турындагы әңгәмәдә бик теләп катнаштылар, «Сәламәтлек әлифбасы» викторинасында, «Мәкальне төгәллә» конкурсында, «Файдалы-зарарлы» уенында катнаштылар. Сәламәт яшәү рәвеше турындагы китапларга күзәтү тыңладылар. Ахырда кроссвордлар чиштеләр. Сәламәтлек сәгате балаларга сәламәтлек өчен шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә, чыныгырга һәм дөрес тукланырга кирәклеген белергә ярдәм итте.