1 ноябрь көнне Район китапханәсе хезмәткәрләре Саба гимназиясенең 1 “Г” сыйныф укучылары өчен «Китапханә-китаплар йорты» дип исемләнгән китапханә белән танышу экскурсиясен үткәрделәр. Китапханәчеләр укучыларны «китапханә», «укучылар формуляры», «каталог» төшенчәләре белән таныштырдылар. Китапларның төрләрен һәм китапны ничек сайларга кирәклеген сөйләделәр. Чара барышында укучылар әкият персонажлары буенча төзелгән табышмакларга җаваплар бирделәр. Очрашу азагында укучылар “Китап кыстыргыч” мастер-классында катнаштылар.
1 ноябрь көнне Саба район китапханәсендә Явлаштау урта мәктәбенең “Кояшкай” мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагерында ял итүче укучылар өчен “Әкиятләр илендә” дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрелде. Укучылар уенда актив катнашып, үз белемнәрен, китап укыганлыкларын расладылар.Чара ахырында “Шәм ясау” мастер-классларында катнаштылар.
02 ноябрь көнне Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан балигь булмаган балалар белән чара үткәрделәр.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан:
2024 елның 2 ноябре 18.00 сәгатьтән 3 ноябрь 18.00 сәгатькә кадәр
метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.
Татарстан Республикасы территориясендә 2 ноябрь кичендә, 3 ноябрь төнлә һәм көндез урыны белән:
- 15-20 м/с тизлектә көнбатыштан, төнлә аерым районнарда 23 м/с кадәр (Казанда төнлә 15-20 м/с кадәр) көчле җил;
- күрү мөмкинлеге 1-2 км га кадәр начараю булган кыска вакытлы буран;
- юлларда бозлавык барлыкка килү көтелә.
Югары Шытсу авылында, махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләргә ярдәм йөзеннән, җылы йон носкилар бәйләү эше яңадан башланып китте. Әлеге эшкә үз өлешен кертүчеләргә зур рәхмәт!
Шәмәрдән авылында Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган “Бөек Россия, әмма аның көче бердәмлектә!” дигән әңгәмә узды.
Шәмәрдән авылында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Время быть вместе» дигән тематик сәгать булып узды.
Юлбат һәм Мамалай балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар Финанс-бюджет палатасында булдылар, бухгалтер хезмәте, финансист эшенең асылы белән таныштылар. Рольләргә бүленеп, бюджетны дөрес бүләргә, акчаны дөрес тотарга, ничек экономия ясарга икәнен дә практик шөгыль аша өйрәнделәр.
31 октябрь көнне балалар белән «Нарат» боз сараенда булдык.Тимераякта шуу бик популяр спорт төре булып кала, аны өлкәннәр дә, балалар да бик теләп башкара. Күпләр тимераякны бик яхшы белә, әмма кайбер егетләр беренче тапкыр тимераякка бастылар, ләкин үзләренең куркусызлыгы һәм үҗәтлеге белән алар бозны яулап ала алдылар! Барысы да канәгать калды, уңай хис-кичерешләр алдылар!
29 октябрь көнне безнең приют махсус хәрби оперциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыю оештырды. Балаларыбыз һәм приют коллективы чәк-чәк әзерләделәр, ул тиздән гуманитар ярдәм кабул итү пунктына тапшырылачак. Безнең балалар интузиазм белән бу ризыкны әзерләргә өйрәнделәр һәм авыр вакытта безнең солдатларга ярдәм итәргә бик шат иделәр.