1 ноябрь көнне Шәмәрдән авыл китапханәсе мөдире балалар өчен «Эпоксид сумаласыннан бизәнү әйберләре» ясау буенча мастер-класс үткәрде. Балалар брелоклар ясау методы белән таныштылар, үзләренә кирәкле материалны сайлап алдылар һәм бик теләп брелок ясадылар.
Әгәр миннән музейның нәрсә икәнен сорасалар, мин бу үткәннәр белән очрашырга мөмкин булган урын дип әйтер идем. Музейда үткән заманнардан калган һәм безнең заманда зур тарихи һәм мәдәни кыйммәткә ия булган әйберләр саклана. Арташ мәдәният йортының Ике басу Арташ мәдәният хезмәткәрләре авыл яшьләре өчен туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырдылар. Мәдәният йорты мөдире Мөхәммәтҗанова Раилә Равил кызы татар милли костюмында авыл яшьләрен кунакчыл каршы алды һәм музей буйлап кызыклы һәм файдалы экскурсия үткәрде. Яшьләр рәхәтләнеп тыңладылар, экспонатларны кызыксынып карадылар һәм сораулар бирделәр. Күргән экспонатлардан бик күп тәэсирләр калды. Татар милли борынгылыгы бөтенләй яхшылык дип танылган, ә бу безнең көннәрдә бик мөһим.
Сабаның 1 нче номерлы "Шатлык" балалар бакчасы Россиякүләм үткәрелүче «БумБатл» акциясенә кушылды!
"СабаБалаһөнәр" муниципаль программасы кысаларында һәм бухгалтер һөнәре белән якыннан танышу максатыннан Мичән һәм Симет балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр Финанс-бюджет палатасында булдылар. Гаилә бюджеты үрнәгендә алар керем, чыгым, бюджет, экономия төшенчәләре белән таныштылар. Акчаның гаиләгә ничек туплануын, нинди чыгымнарга сарыф ителүен дә практик дәрес аша үзләштерделәр. Бухгалтер һөнәре өчен никадәр җаваплылык, төгәллек, тырышлык сыйфатлары кирәк икәнен дә күрделәр.
Саба районы командасы Россия шашкалары буенча "Төньяк балкышы" ачык региональ беренчелектә 1нче урынны алды. Команда составында безнең тәрбияләнүчеләр: Мухаметова Сафия, Галимуллин Данияр. Шәхси беренчелектә Галимуллин Данияр 1 урынны яулады! Котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез!
31 нче октябрь көнне Түбән Шытсу мәктәбе лагерында ял итүче балалар Югары Шытсу мәдәният йортында экскурсиядә булып , милли уен кораллары белән таныштылар.
4 ноябрьдә бөтен Россия «Халыклар бердәмлеге " көнен билгеләп үтә. Бу көн хәзерге Россиянең дәүләт бәйрәмнәре арасында аерым урын алып тора.
Халыклар бердәмлеге көне-балалар кечкенәдән белергә тиешле бәйрәм. Ул кешеләрне мөһим тарихи вакыйгаларны искә төшереп кенә калмыйча, күпмилләтле ил гражданнарына берләшүнең мөһимлеген искә төшерергә дә чакыра.
Әйлән-бәйлән әйләнәбез,
дусның кулын алырбыз,
Зур илнең һәр әгъзасы,
Мин һәм син бергә булырбыз.
Барыгыз да әйләнә башлагыз-син минем дустым, мин синең дустың!
Бу юллар Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итүгә багышланган чаралар кысаларында 2024 елның 1 ноябрендә «Саба балалар сәнгать мәктәбенең» рәсем һәм хореография бүлекләре укучылары белән үткәрелгән «Дуслык әйлән-бәйлән» акциясенең девизы булды. Укытучылары Газизова Г. Р. һәм Мөбәрәкҗанова А. З. балалар белән дуслыкның нәрсә икәнлеге, бөтен дөнья кешеләре үзара дус булсын, конфликтлар һәм сугышлар булмасын, илдә тынычлык, иминлек һәм бәхет хөкем сөрсен, һәм бөтен халык бердәм гаилә булсын өчен ничек эшләргә икәнлеге турында фикер алыштылар. Дуслык һәм тынычлык турындагы күңелле җырлар астында балалар төрле халыкларның милли киемнәрен буядылар, аннары аларны плакатка ябыштырып, зур дуслык әйлән-бәйлән ясадылар. Һәм, әлбәттә, балалар үзләре дә дуслык әйлән-бәйлән уйнадылар, күңел ачтылар, биеделәр, дусларына елмаю бүләк иттеләр. Үткәрелгән чара шәфкатьлелек, дуслык, күңел игелеге, бер – береңне хөрмәт итү, үзара аңлашу, түземлелек-уңай аралашу, тынычлыкта һәм татулыкта бәхетле яшәү өчен кирәкле шартлар икәнен аңларга ярдәм итә.
30 октябрь көнне "Ал җилкән" ял һәм сәламәтләндерү лагерена йөрүче укучылар өчен "Сабантуй" журналының 100 еллыгы уңаеннан интеллектуаль бәйге үткәрелде.