“Балалар китабы атналыгы” темасы кысаларында Сабаның 5 нче номерлы“Бәләкәч” балалар бакчасында балалар һәм аларның әти-әниләре белән актив эш алып барылды. Балалар өчен “Әкият юлы буйлап” һәм “Китапчык атналыгы” дип исемләнгән викториналар уздырылды. Малайлар һәм кызлар бик кызыксынып тыңладылар, сорауларга җавап бирделәр, хәрәкәтле уеннарда актив катнаштылар. Ясле төркеме балалары һәм аларның әти-әниләре белән берлектә “Үз кулларыбыз белән кечкенә китапчык” акциясе оештырылды. Алар ясаган китаплар белән күргәзмәбез тагын да матурланды, кызыклы һәм мавыктыргачка әверелде.