Сабаның 1 нче номерлы "Шатлык" балалар бакчасы Россиякүләм үткәрелүче «БумБатл» акциясенә кушылды! Бу «Экология» милли проектына ярдәм йөзеннән макулатура җыю буенча Бөтенроссия акциясе. «БумБатл» - табигать турында кайгыртуны кәгазь җыю һәм сортларга аеру аша күрсәтергә мөмкинлек бирә. Ләкин башка батллардан аермалы буларак ул әле җыелган макулатура саны буенча ярыш та. Уздырылган акция балаларда экологик культура, экологик аң формалаштыруга башлангыч белем бирә. Җыелган макулатура планетабызның тулы бер “Яшел резерв”ын саклап, кабат кулланырга мөмкинлек бирә. Акцияне хуплаган һәм макулатура җыю процессында актив катнашкан гаиләләргә рәхмәтебезне җиткерәбез! Табигать турында бергә кайгыртыйк!