«Велика Россия, но сила ее в единстве» әңгәмә

2024 елның 2 ноябре, шимбә

Шәмәрдән авылында Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган “Бөек Россия, әмма аның көче бердәмлектә!” дигән әңгәмә узды.

Чара башында балаларга республиканың конституциясе һәм дәүләт символлары турында җентекләп сөйләделәр, шулай ук Татарстан тарихы һәм мәдәниятенә бәйле кызыклы фактлар белән уртаклаштылар. Әңгәмә барышында балалар өчен дәүләт символлары турында белемнәрне ныгытуга юнәлдерелгән интерактив уеннар оештырылды. Бу әңгәмә укучыларга Татарстан конституциясенең һәм дәүләт символларының әһәмиятен яхшырак аңларга һәм патриотик аңны үстерүгә һәм ныгытуга өлеш кертергә ярдәм итте. Бу чара балаларны үзләре һәм Ватаннары алдында хөрмәт һәм горурлыкка рухландырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International