Якынлашып килүче - 4 нче ноябрь халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, "Яшьлек" яшьләр үзәге белгечләре, яшь гвардиячеләр белән берлектә, район халкына символик бүләкләр өләште. 4нче ноябрь көнне илебез халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтә. Республикабызда күп төрле халык яши. Алар барысы да тату, дустанә мөнәсәбәттә гомер итә. Бәйрәм уңаеннан районыбызда яшәүче төрле милләт вәкилләренә гел шулай бердәм булып, дус яшәүләрен теләп калабыз.