Җир кишәрлегенә милек хокукын хуҗалык кенәгәсеннән өземтә белән теркәп буламы?

2024 елның 5 ноябре, сишәмбе

Татарстан Росреестры экспертлары күчемсез милекне рәсмиләштергәндә гражданнардан килгән сорауларга җавап бирүне дәвам итә.

- Торак йорт төзү өчен билгеләнгән җир кишәрлегенә милек хокукын администрация тарафыннан бирелгән хуҗалык кенәгәсеннән өземтә буенча теркәргә мөмкинме?

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Светлана Потапова җавап бирә:

- 218-ФЗның 49 статьясындагы 1 өлешендә шәхси ярдәмче хуҗалык, яшелчәчелек, бакчачылык, индивидуаль гараж яисә индивидуаль торак төзелеше алып бару өчен Россия Федерациясе Җир кодексы гамәлгә кертелгән көнгә кадәр (30.10.2001 елга кадәр) бирелгән җир кишәрлегенә гражданның милек хокукын дәүләт теркәвенә алу өчен нигез булып торган документлар исемлеге билгеләнгән. Бу исемлеккә керә:

- мондый гражданга күрсәтелгән җир кишәрлеген бирү турында дәүләт хакимияте органы яисә җирле үзидарә органы тарафыннан аның компетенциясе чикләрендә чыгарылган акт;

- мондый гражданның дәүләт хакимиятенең вәкаләтле органы тарафыннан бирелгән күрсәтелгән җир кишәрлегенә хокукы турында акт (таныклык) ;

- мондый гражданның күрсәтелгән җир кишәрлегенә хокукы булу турында хуҗалык кенәгәсеннән җирле үзидарә органы тарафыннан бирелә торган өземтә (әгәр бу җир кишәрлеге шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен бирелгән булса);

- мондый гражданның күрсәтелгән җир кишәрлегенә хокукын билгеләүче яисә таныклаучы башка документ.

Димәк, хуҗалык кенәгәсеннән җир кишәрлегенә хокук булу турындагы Өземтә РФ Җир Кодексы үз көченә кергәнче шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен бирелгән җир кишәрлегенә гражданның милек хокукын дәүләт теркәвенә алу өчен нигез документларның берсе булып тора (218-ФЗ 49 ст.1 өлешенең 3 п.). Хуҗалык кенәгәсеннән өземтә территорияләрендә шәхси ярдәмче хуҗалык алып барыла торган авыл җирлекләре администрацияләре тарафыннан бирелә.

Бәян ителгәннәрдән чыгып, рөхсәт ителгән җир кишәрлегенең төре "торак йорт төзү өчен" дән "шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен" үзгәртелгән очракта, әгәр кишәрлек фактта хуҗалык карамагында файдаланылса, хуҗалык кенәгәсеннән өземтә нигезендә милек хокукын теркәү мөмкин. Шул ук вакытта сезнең территориаль округта җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен дә исәпкә алырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International