Олы Нырты мәдәният йортында "Россия минем Ватаным!"дигән халыклар бердәмлеге көненә багышланган чараны Чәбья Чурчи, Урта Нырты, Язлы Арташ авыл клублары һәм Олы Нырты авыл китапханәсе хезмәткәрләре бергәләп әзерләделәр һәм үткәрделәр. Тамашачылар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, Ватан турында шигырьләр һәм җырлар тыңладылар. Алар халык уеннарында катнаша алдылар, шулай ук «Россия тарихы» китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән рус һәм татар язучыларының әсәрләре белән таныштылар.