Олы Шыңар авыл җирлеге командасы «Саба таңнары» газетасы призына һәм Татарстан Республикасы чемпионатына иң көчле көрәшчеләрне сайлап алу буенча ир –егетләр арасында шәхси-команда район чемпионатына милли көрәш буенча ярышларда актив катнашты. Призерлар :
Ахунҗанов Ришат -3 урын (авырлык категориясе 100 кг)
Ахунҗанов Рифат-1 урын (авырлык категориясе 115 кг)
Маликов Илназ - 2 урын ( авырлык категориясе 75 кг)
Садыков Фаяз -3 урын (авырлык категориясе 130 кг),
Маликов Вакип - 4 урын ( авырлык категориясе 80 кг ).
Югары Шытсу мәдәният йортында укучылар белән викторина үткәрелде. Чара Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышладны.
5 ноябрь көнне Юлбат авыл китапханәсе «Халыклар бердәмлеге» дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрде. Халыклар бердәмлеге көне кысаларында китапханә мөдире әлеге бәйрәмнең барлыкка килүенең тарихи фактларын сөйләде.
Шекше авыл җирлегендә суүткәргеч челтәрен төзекләндерү
Юлбат авыл китапханәсендә “Китаплар илендә" дип исемләнгән дәресе үткәрелде. Барыбыз да китапка сакчыл карарга кирәклеген белә, әмма вакыт узу белән аны төзекләндерергә туры килә. Китапларны төзекләндерү китапханәчеләр тарафыннан даими алып барыла, ә бүген укучыларыбыз да үз өлешләрен кертте. Дәрес вакытында балалар белән китапның нидән гыйбарәт булуы, аны ничек дөрес итеп, нинди материаллар белән төзекләндерергә, нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге турында әңгәмә үткәрелде.
Саба теннисчыларының уңыш дулкыны дәвам итә. Бүген Казанда 12 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар арасында төбәк ярышлары тәмамланды. Ярышларда Россиянең 20 субъектыннан спортчылар катнашты. Безнең егетләр: Илсаф Латыйпов белән Раян Йосыпов призёрлар булдылар. Илсаф 2 урынны, Раян 3 урынны яулады. Аларны уңыш белән котлыйбыз!
5 ноябрь көнне Казан шәһәрендә фехтование буенча РСШОР кубогы узды. Җиңүче «Саба-Арена» спорт мәктәбе укучысы Попов Даниил булды. Котлыйбыз Даниилны һәм фехтование бүлегенә алдагы җиңүләрен телибез.
Мичән авыл жирлегенә кергән Яңа Мичән авылы зыяратында көзге өмә үткәрелде. Авылның ир- атлары, кайткан кунаклар 6 ноябрь көнне авыл зыяратын җыештыру, ботакларны яндыру өчен өмәгә җыелды.