ЯҢАЛЫКЛАР


7
ноябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Сабаның 1 нче  номерлы "Шатлык" балалар бакчасында тәрбиячеләр өчен «Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә конструкцияләү" темасына практикум семинар узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Хәзер алгы сызыкта якташларыбызга ярдәм итү бик урынлы, шул исәптән җылы кием белән дә. Җылы киемнәрне Ватанны саклаучылар өчен яратып һәм кайгыртып тегәләр. Үз куллары белән тегелгән җылы әйбер - безнең солдатларның күңелен җылыта. Һәм, әлбәттә, бу безнең уртак җиңүебезгә һәркемнең өлеше.

Тэги: Саба шәһәр җирлеге ОСЗ "Балкыш "халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге"

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние)  тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен Тәлгат Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән китапханәсенең уку залында язучылар иҗатына, Шәмәрдән тарихына  багышланган әдәби сәгатьләр уздырыла.

Эшкә чакырабыз

Тэги: ОМВД #ОМВД

6 нчы ноябрьдә Татарстанда Конституция көне билгеләп үтелә. 7 нче ноябрьдә Саба районы Аграр көллияте студентлары өчен Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган "Республикам Конституциясе" темасына мәгълүмат сәгате үткәрелде.Чара барышында студентлар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар. Алар законнарның әһәмияте һәм Конституция законнарының мөһимлеге турында фикер алыштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда укучылар өчен 2005 елдан башлап 4 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Россия дәүләт бәйрәме - Халыклар бердәмлеге көненә багышланган "Минем яраткан Россиям" дигән лекция укылды. 2004 елда Россиянең дәүләт бәйрәмнәре календаре үзгәртелә. Укучылар әлеге көннең ни өчен  Халыклар бердәмлеге көне дип аталганын, мондый исемнең кайчан, нәрсә өчен сайлап алыну тарихын белделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

15 ноябрьдә 12.00 сәгатьтә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында «Минем бизнес. E-COM» масштаблы форум узачак, анда базар лидерлары, әйдәп баручы экспертлар, шулай ук интернет-сәүдәне үзләштергән яки моны эшләргә ниятләгән Татарстан эшмәкәрләре һәм үзмәшгульләре катнашачак.

Конкурска гаризалар 12.11.2024 елга кадәр кабул ителә.

Сатып алулар буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты заказчылар өчен «Дәүләт сатып алулары: 44-ФЗ ны куллану үзгәрешләре һәм практикасы» һәм «Сатып алуларда нәтиҗәле катнашу» темасына зона семинар-киңәшмәләрен уздыруны планлаштыра.

“Яшен” ААҖ  Олы Шыңар урта мәктәбе каршындагы автомобильләр кую урынын  һәм  юл кырыйларын  ремонтлау  эшләре башкарды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International