Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Шәмәрдән торак пунктында өстәл теннисы буенча физкультура чаралары һәм (яисә) спорт чаралары уздыру өчен спорт залы төзелешен карау
6 ноябрьдә Татарстан Республикасы Конституциясе көненә Лесхоз мәдәният йортында «Мин –Татарстан гражданины» дигән патриотик сәгать үткәрелде. Татарстан Республикасы Конституциясе-аның территориясендә яшәүче халыкларның иң төп кануны. Нәфыйкова Г.И. чарада катнашучыларга законның 1992 елның 6 ноябрендә Югары Советның ХІІ сессиясендә кабул ителүе турында сөйләде, аның структурасы һәм республика гражданнарының төп хокуклары һәм бурычлары белән таныштырды. Чара барышында катнашучылар Татарстан Конституциясе, символикасы, традицияләре һәм мәдәнияте турында белемнәрен ныгыттылар.
Уен «Татарстанда иң яхшы яшьләр хәрәкәтләренең берсе – КВН- быел 30 еллыгын билгеләп үтә!». Казан шәһәренең "УНИКС" спорт комплексында 7 ноябрь көнне узган Чемпионнар кубогында тамашачылар күп санлы матур номерлар һәм онытылмас мәзәкләр бүләк иткән командаларының чыгышларын күрә алды! Шекше мәдәният йортының "Бөрлегән" үрнәк фольклор коллективы (җитәкчесе Л.А.Хисмәтова, аккомпаниаторы Р. Н. Шәрипов) юбилей уенында катнашып, Зур алтын чемпионнар кубогына ия булган «Татар лигасы» командасы составында чыгыш ясады.
Шекше авыл җирлеге территориясен төзекләндерү
5 ноябрьдә мәдәният йортында "Оста куллар" клуб берләшмәсенең чираттагы утырышы булды. Бүген осталар белән алдагы дәрестә тегә башлаган кухня тоткычы өстендә эшне дәвам иттек. Элементларны тоташтырып, якты тоткычлар килеп чыкты. Нәтиҗә барысын да шатландырды. Эшләнмәнең гади булуына карамастан, үз куллары белән ясалган әйберләр йөрәккә кадерле, чөнки алар безнең кулларның җылысын саклыйлар. Шулай ук бүген якындагы дәресләр темалары да каралды.
3 ноябрь көнне Лесхоз мәдәният йортында яшүсмерләр һәм яшьләр өчен «Россия – Ватаным минем» Халыклар бердәмлеге көненә багышланган танып белү сәгате үткәрелде. Чара барышында катнашучылар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, Ватан бәйсезлеге хакына күрсәткән батырлыклары, шулай ук бәйрәм итүнең традицияләре, Россия өчен әһәмияте белән таныштылар. Аннары чарада катнашучылар Россия тарихы һәм мәдәнияте белән бәйле викторина сорауларына җаваплар бирделәр. Сораулар тарихи вакыйгаларга да, традицион гореф-гадәтләргә дә, бәйрәмнәргә һәм риваятьләргә дә кагылды.
7 ноябрь көнне Юлбат мәдәният йортында Россия Федерациясендә Гаилә елына багышланган «Буыннар тарихы - гаилә ядкаре» район шәҗәрә фестиваленең чираттагы этабы узды. Фестивальдә Юлбат, Сатыш һәм Килдебак авыл җирлекләрендә яшәүче гаиләләр катнашты. Әлеге конкурста Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, Тенеки һәм Йосыф Алан авыл клублары белән берлектә, Юлбат авылыннан Рәхимуллиннар гаиләсен тәкъдим иттеләр. Сәхнә чыгышларыннан тыш, мәдәният йорты фойесында да иҗади күргәзмә оештырылды. Күргәзмәнең төп экспонаты, әлбәттә инде, гаиләләрнең шәҗәрә агачы булды.
Саба район үзәк хастаханәсе" ДАССОның кан тамырлары үзәге төзелеше буенча киңәшмә
2 ноябрь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Саба гимназиясенең 4 сыйныф укучылары өчен «Тылсымлы кыңгырау» туристик маршруты буенча чираттагы экскурсия оештырдылар. Балалар беренче эш итеп Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда булдылар, аннары квест-уеннан соң "Кыңгырау "музеена эләктеләр. Милли камыр ризыклары белән татлы чәй, агач кашыкларга рәсем ясау буенча мастер-класс, мультфильм карау туристларга ошады. Алар күргәннәреннән бик канәгать калдылар, бик күп кызыклы нәрсәләр ишеттеләр, бик яхшы вакыт үткәрделәр.
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара