07.11.2024 елда «Казан Экспо» МВЦда авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды. Тантанада Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты. Безнең районнан Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, идарә җитәкчесе Хәсәншин Гафур Шәйхулла улы, Саба районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре һәм район алдынгылары катнашты.