Иштуган урта гомуми белем бирү мәктәбе "Татарча диктант-2024" акциясендә катнашты.
Явлаштау авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Кояшкай» мәктәп яны лагере балалары өчен, сер саклау көне уңаеннан, «Интернетта һәм реаль тормышта шәхси мәгълүматлар» темасына мәгълүмат сәгате үткәрделәр.
Чара кысаларында мәгълүмати технологияләр өлкәсендә хезмәт куючы чакырылган белгеч катнашучыларга шәхси мәгълүматларны саклауның мөһимлеге турында сөйләде. Презентация һәм тормыш мисаллары балаларга интернетта вакытны куркынычсыз үткәрүне аңларга ярдәм итте. Шуннан соң балалар үз белемнәрен тикшерү һәм ныгыту өчен тест үттеләр. Катнашучылар үзләренең шәхси мәгълүматларын саклауның мөһимлеген, заманча цифрлы киңлектә нинди куркынычлар булуын һәм мәгълүматның таралуын ничек булдырмый калырга мөмкин булуын белделәр. Көннең интерактив өлеше «Серне ач» уенын үз эченә алды, анда һәркем үзенең зирәклеген һәм креативлыгын күрсәтә алды. Шулай ук сакланган сер һәм намуслылыкның мөһимлеге турындагы мәкальләр дә әйтелде. Бу чара катнашучыларның мәгълүматлылыгын арттырып кына калмыйча, дустанә, бердәм атмосфера да тудырды.
Китап-ул кеше булдырган иң яхшы әйбер. Китап өйрәтә һәм тәрбияли, дөньяны ача һәм тормыш буйлап алып бара. Балалар арасында укуны популярлаштыру кысаларында, 4 ноябрь көнне Ике басу Арташ авыл китапханәсенең мөдире «Яраткан китапларның битләре буйлап» исемле кычкырып укулар үткәрде. Аларның максаты-укучыларны актив тыңларга, ишетергә һәм аңларга, әдәбият белән даими аралашырга, сүз хисе тәрбияләргә, китапка карата кызыксыну, мәхәббәт һәм дәрт уятырга өйрәтү. Балалар үзләренең яраткан әсәрләренә өстенлек бирделәр.
Көзге каникул – экскурсияләр өчен шәп вакыт!
8 ноябрь көнне район китапханәсендә татар телендә грамоталылыкны тикшерү буенча «Татарча диктант - 2024» Бөтендөнья акциясе булып узды. Диктантның максаты-дөрес язуга, әдәби татар телен белүгә кызыксынуны арттыру. Диктант өчен язучы Ш.Камалның «Матур туганда» повестеннән өзек сайланды.
Акциядә катнашып, диктант язучы һәркем татар конгрессыннан сертификат белән бүләкләнде.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан:
2024 елның 9 ноябре 00.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр
метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.
9 ноябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
- төнлә һәм иртән ТРның төньяк һәм көнчыгыш районнарында бозлавык, юлларда көчле бозлавык;
- төнлә һәм көндез көнбатыштан 15-20 м/с тизлектәге көчле җил (Казанда да).
8-10 ноябрьдә «Татарча диктант» бөтендөнья мәгариф акциясе уза.
Акциянең төп максаты-татар теленә һәм мәдәниятенә игътибарны җәлеп итү, бөтен дөньяда яшәүче татарларны берләштерү, тел белемен тикшерү мөмкинлеге бирү.
Лесхоз интернат-йорты бу акциягә кушылды. Интернат хезмәткәрләре тәрбияче җитәкчелегендә Татарча диктант яздылар.
"Линия корылмасын реконструкцияләү-Түбән Кама-Казан участогындагы "Этилен үткәргечләр идарәсе" мөлкәт комплексы. ЭП-600дән өстәмә күләмнәрне исәпкә алып, этиленны транспортировкалау объектларын модернизацияләү" объекты буенча иҗтимагый тыңлаулар.
6 ноябрьдә, көзге каникулның соңгы көнендә, Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Икшермә авылы балалары өчен «Тылсымлы кыңгырау» туристик маршруты буенча чираттагы экскурсия оештырдылар. Балалар беренче эш итеп Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда булдылар, аннары квест-уеннан соң "Кыңгырау "музеена эләктеләр. Татлы чәй, агач кашыкларга рәсем ясау буенча мастер-класс, мультфильм карау туристларга ошады. Алар күргәннәреннән бик канәгать калдылар, бик күп кызыклы нәрсәләр ишеттеләр, бик яхшы вакыт үткәрделәр.