9 нчы ноябрь көнне Килдебәк һәм Саба урта мәктәпләре базасында укучылар арасында “КЭС-БАСКЕТ” ярышы булып узды.
2024 елның 12 декабрендә 11.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Рәисенең гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсе башлыгы Роза Рифкать кызы Килкиева шәхсән гражданнарны кабул итәчәк.
Үткәрү урыны: Татарстан Республикасы, Саба муниципаль районы, Байлар Сабасы, Г.Закиров ур., 52 йорт.
Кабул итүгә язылу өчен телефон: (843) 264-16-16.
Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбендә Ватаныбызны саклау өчен үз гомерләрен биргән геройларны искә алдылар.
2024 елның 13 ноябрендә 7:30 сәгатьтә Башкарма комитетның актлар залында Саба муниципаль районы Советы утырышы (сессиясе) була.
2020 елдан башлап Татарстанда "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Программа, аерым алганда, авыл халкын үтемле һәм уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруны, кадрлар потенциалын үстерүне, инфраструктураны булдыру һәм үстерү һ. б. күздә тота. Бүгенге көндә Тимершык авыл җирлегендә дә шушы программага нигезләнеп 5 йорт төзелеше алып барыла.
8 ноябрь көнне Евлаштау мәдәният йортында "Буыннар тарихы - Гаилә ядкаре"район фестиваленең зона этабы узды.
8 ноябрь көнне Саба мәдәният йортында татар җырчысы Гөлназ Асаеваның концерты булды. Җырчы, Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр өчен концертка билетлар бүләк итте. Социаль хезмәтләр алучылар концерттан канәгать калдылар һәм рәхмәтләрен белдерделәр. Гөлназ Асаевага һәм аның төркеменә иҗади уңышлар телибез.
Районыбызда "Шәҗәрә фестивале" бара, бәйге буларак оештырылучы бу чарада Шекше җирлеге данын зур һәм борынгы, 9 буыны, 17 тармагы билгеле булган Әндәр нәселе яклады. Алан-Елга, Шекше, Сәрдә авылларындагы күпсанлы гаиләләрне, 1191 кешене берләштерүче әлеге нәсел оныклары районкүләм "Буыннар тарихы -гаилә ядкаре" бәйгесе кысаларында 8нче ноябрь кичендә Явлаштау мәдәният йортында чыгыш ясады. Тематик исемнәр астында тупланган күргәзмә өлешендә комиссия һәм килгән кунаклар "Әндәр бабай капкасы" аша үтеп тарихи материаллар, буыннан-буынга тапшырылып килүче ядкарьләр, уңышлар, казанышлар, хезмәт династияләре, гаилә ашлары белән танышты. Зур игътибар, әлбәттә инде, шәҗәрәгә булды, аның шушы нәсел кияве Фәнил Гарәфетдинов ясап биргән зур форматы иң түрдән урын алды. Шәҗәрәне төзүче Гөлгенә Раиф кызы тулы мәгълүматлар бирде, кызыклы фактлар хакында сөйләде. Нәсел белән таныштыру сәхнәдә дәвам итте, "Агачның тамыры җирдә, безнең тамыр туган-ыруда" дип исемләнгән визитка өлешендә илледән артык катнашучы чыгыш ясады.
Тимершык авылы мәчетендә ремонт эшләре башкарылды. Мәчетнең манара тәрәзәләре пластик тәрәзәләргә алыштырылды. Бу эш авыл халкы ярдәме белән башкарылды.
Миңгәр авылы һәйкәлендә ремонт эшләре булып узды. Косметик ремонт ясалды, стела тирәсендәге урын яңартылды. Бу игелекле гамәл авыл халкы ярдәме белән башкарылды.