ЯҢАЛЫКЛАР


11
ноябрь, 2024 ел
дүшәмбе

8 ноябрь көнне Евлаштау мәдәният йортында "Буыннар тарихы - Гаилә ядкаре"район фестиваленең зона этабы узды.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

8 ноябрь көнне Саба мәдәният йортында татар җырчысы Гөлназ Асаеваның концерты булды. Җырчы, Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр өчен концертка билетлар  бүләк итте. Социаль хезмәтләр алучылар концерттан канәгать калдылар һәм рәхмәтләрен белдерделәр. Гөлназ Асаевага һәм аның төркеменә иҗади уңышлар  телибез.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

Районыбызда "Шәҗәрә фестивале" бара, бәйге буларак оештырылучы бу чарада Шекше җирлеге данын зур һәм борынгы, 9 буыны, 17 тармагы билгеле булган Әндәр нәселе яклады.  Алан-Елга, Шекше, Сәрдә авылларындагы күпсанлы гаиләләрне, 1191 кешене берләштерүче әлеге нәсел оныклары районкүләм "Буыннар тарихы -гаилә ядкаре" бәйгесе кысаларында 8нче ноябрь кичендә Явлаштау мәдәният йортында чыгыш ясады. Тематик исемнәр астында тупланган күргәзмә өлешендә комиссия һәм килгән кунаклар "Әндәр бабай капкасы" аша үтеп тарихи материаллар, буыннан-буынга тапшырылып килүче ядкарьләр, уңышлар, казанышлар, хезмәт династияләре, гаилә ашлары белән танышты. Зур игътибар, әлбәттә инде, шәҗәрәгә булды, аның шушы нәсел кияве Фәнил Гарәфетдинов ясап биргән зур форматы иң түрдән урын алды.  Шәҗәрәне төзүче Гөлгенә Раиф кызы тулы мәгълүматлар бирде, кызыклы фактлар хакында сөйләде.  Нәсел белән таныштыру сәхнәдә дәвам итте, "Агачның тамыры җирдә, безнең тамыр туган-ыруда" дип исемләнгән визитка өлешендә илледән артык катнашучы чыгыш ясады.

Тэги: Шекше авыл җирлеге

Тимершык авылы мәчетендә ремонт эшләре башкарылды. Мәчетнең манара тәрәзәләре пластик тәрәзәләргә алыштырылды. Бу эш авыл халкы ярдәме  белән башкарылды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Миңгәр авылы һәйкәлендә ремонт эшләре булып узды. Косметик ремонт ясалды, стела тирәсендәге урын яңартылды. Бу игелекле гамәл авыл халкы ярдәме белән башкарылды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

2024 елның 9 - 10 ноябрендә Казан шәһәре бадминтон үзәгендә "ТР шәхси кубогы - 2024" ның 3 туры узды. Ярышта 253 Татарстан Республикасы спортчысы катнашты. Шәхси кубокта катнашучылар 3 төркемгә бүленә: А төркеме (спорт осталары), В төркеме (2009 гр һәм югары) һәм 2010 елгы һәм аннан да кече спортчылар. Районның 9 баласы кече яшь төркемендә уңышлы чыгыш ясадылар, анда күбесенен призлы урыннардан бер адым кала. В төркемендә Мавлетов Булат уңышлы уйный, матур уен күрсәтә. "Саба Арена" ның тәрбияләнүчесе Зәйнеев Айназ барлык 3 разрядта да чемпион булды.🥇 - Зәйнеев Айназ 🥇🥇 - Зәйнеев Айназ - Фёдоров Данила🥇🥇 - Зәйнеев Айназ - Әхмәтова Ралина Айназны, ата-аналарны, барлык катнашучыларны, тренерларны котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

7-10 ноябрьдә Ижау шәһәрендә 12 һәм 16 яшькә кадәр өстәл теннисы буенча Бөтенроссия ярышлары узды. 12 яшькә кадәр категориядә Илсаф Латыпов бронза призчысы булды. Шул ук категориядә Раян Юсупов 11 урынны ала. 16 яшькә кадәр категориядә Мурат Ибраһимов һәм Камил Вилданов 13 һәм 22 урынны алалар.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

Югары Шытсу мәдәният йортында Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан балалар катнашында концерт булып узды. Балалар, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә җыр-бию, музыка уен коралларында уйнап, тамашачының күңелләрен күрделәр.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

10.11.24 Саба-Аренада бадминтон буенча традицион "Саба Якшәмбе турниры" узды. Анда 28 яшь бадминтончы катнашты.

Җиңүчеләр һәм призерлар:

"В" төркеме

1урын - Мансурова Регина,

2нче урын - Кәримов Язнур,

3нче урын - Чиркин Константин

"С" төркеме

1урын - Нуруллин Алим,

2нче урын - Кәримуллин Данияр,

3нче урын - Сафин Раяз.

Д төркеме

1урын - Хузин Илдан,

2нче урын - Фазлиахметова Ралина,

3нче урын - Халимова Талия.

"Е" төркеме

1урын - Идрисов Ислам,

2нче урын - Кәримуллина Сәйдә,

3нче урын - Сибгатуллина Аделя һәм Кәримуллина Камила.

Барлык призерлар да грамоталар алды. 📜 Ә турнирда катнашучыларның барысы да "PMK" ҖЧҖ директоры Маковеев Константиннан татлы бүләкләр алды. 🍫🍭🍬

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

🏓 06-10 ноябрь көннәрендә Алексин шәһәрендә ПОДА 1-5 сыйныф спортчылары арасында өстәл теннисы буенча Россия Кубогы узды. Россия Федерациясенең 21 субъектыннан 57 спортчы әлеге ярышларда җиңүче һәм призер булырга көрәште. Безнең мәктәп спортчысы Раил Галиәкбәров Россия Кубогы призеры булды🎉 🥈 Галиәкбәров Раил (Татарстан)/ Сафронов Дмитрий (Чиләбе өлкәсе) ир-атлар парлы разряды.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International