Бүген Саба районының Урта Саба авылында «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтү системасын үстерү» региональ проектын гамәлгә ашыра торган, модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Ачылыш тантанасына Саба муниципаль районы Башлыгы Миннеханов Рәис Нургали улы килде.
Яңа ФАПта беренчел медик-санитар ярдәмне 115 авыл кешесе алачак. Фельдшер-акушерлык пункты район үзәк хастаханәсеннән 12 км ераклыкта урнашкан, шуңа күрә халык яңа ФАПка йөрүләрен түземсезлек белән көтте. Яңа Урта Саба ФАП мөдире Харисова Лилия Зәбир кызы сәламәтлек саклау тармагында 13 ел эшли, эшләү дәверендә үзен белемле, оста һәм югары профессиональ белгеч итеп күрсәтте.
Яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты барлык заманча таләпләргә җавап бирә, кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән. Бу авыл халкына беренчел медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын арттырырга, һәркемгә файдаланырга, медицина хезмәткәрләренең хезмәт шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.
Урта Саба авылы халкын бу мөһим вакыйга белән котлыйм!