Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре тарафыннан, көзге каникуллар вакытына, районыбызның тарихи һәм истәлекле урыннары буйлап төрле туристик маршрутлар төзелеп, Саба, Теләче, Кукмара районнары укучыларына тәкъдим ителде.
28 нче октябрьдән 5 нче ноябрьгә кадәр аралыкта әлеге маршрутларда 150 дән артык укучы, укытучы һәм әти-әни катнашты. Экскурсияләребездә Саба районыннан тыш Кукмара районы мәктәпләреннән дә бик зур кызыксыну белән катнашып, безгә яңадан җәй көнендә дә киләчәкләрен әйттеләр. Ә җәй көне без аларны районыбызның башка истәлекле урыннарына төзелгән яңа программа һәм маршрутлар белән сөендерәчәкбез.