Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен Тәлгат Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән китапханәсенең уку залында язучылар иҗатына, Шәмәрдән тарихына багышланган әдәби сәгатьләр уздырыла. Ял итүчеләр китапханә хезмәткәрләренең язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында чыгышларын тыңлыйлар, аларның әсәрләре белән танышалар, кайбер әсәрләре турында фикер алышалар. Ял итүчелэр кызыклы һәм файдалы мәгълүмат туплап кайттылар. Аеруча кызыксыну белән Шәмәрдән тарихын өйрәнәләр.