Хәзер алгы сызыкта якташларыбызга ярдәм итү бик урынлы, шул исәптән җылы кием белән дә. Җылы киемнәрне Ватанны саклаучылар өчен яратып һәм кайгыртып тегәләр. Үз куллары белән тегелгән җылы әйбер - безнең солдатларның күңелен җылыта. Һәм, әлбәттә, бу безнең уртак җиңүебезгә һәркемнең өлеше.
Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән берлектә СВО сугышчылары өчен балаклавлар тектеләр. Аннары җылы балаклавлар адресатларга юл тотачак.