“Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты” дәүләт казна учреждениясендә “Аулак өй” театраль тамашасы

2024 елның 6 ноябре, чәршәмбе
6 ноябрьдә Татарстан Республикасында Конституция көне билгеләнеп үтелә. Бу уңайдан, Югары Утар балалар интернат йортында "Аулак өй" дип исемләнгән заманчалаштырылган театраль тамаша үткәрелде. Чара башында кызларның әти-әнисе Конституция көненә багышланган концертка китәләр. Кызлар узләренең дусларын аулак өйгә чакыралар һәм бәйрәмнең килеп чыгышы турында сөйләшәләр, "Йөзек салыш", " Түбәтәй", "Самавыр" кебек татар халык милли уеннарын уйныйлар, татар халык биюләрен бииләр. Бу чара балалар өчен тарихи һәм мәдәни яктан әһәмиятле булды. Тәрбияләнүчеләр күңелендә бу бәйрәм уңай тәэсирләр калдырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International