6 ноябрь Татарстан Республикасы Конституция көне! Бу бәйрәм безнең бәйсезлегебезне, хокукларыбызны һәм ирегебезне, шулай ук халкыбызның бердәмлеген һәм күптөрлелеген символлаштыра. Бүген безнең китапханәгә Саба гимназиясенең 7 «а» сыйныфы укучылары килде. Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан алар өчен китап күргәзмәсе һәм китапханә буйлап экскурсия оештырылды, кунаклар укучыларыбыз өчен яңа мөмкинлекләр, яшьләр өчен яңа китаплар һәм мастер – класслар белән таныштылар.
5 ноябрь көнне, Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, Шәмәрдән авыл китапханәсе һәм балалар китапханәсе, Кырбаш авыл клубы белән берлектә, «Бердәмлек бездә!» дигән толерантлык дәресе үткәрделәр. Китапханәчеләр укучыларга бәйрәмне оештыруның тарихы, халык ополчениесенең башкаланы чит ил кешеләреннән азат итүгә ирешүе, авыр сынаулар вакытында Россия халыкларының берләшүе мисаллары турында сөйләделәр. Чара барышында теләүчеләр «Русьтан Россиягә» викторинасы сорауларына җавап бирделәр. Чараның икенче өлешендә яңа вакытлы басмалар белән танышу булды.
1992 елда Татарстан Югары Советы тарафыннан Конституцияне кабул итү Россия җәмгыятендә үзгәрешләр барганда республика үсешенең хокукый нигезләрен булдырды.
Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин 2024 елның 5 ноябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында оештырылган брифингта физик затларның милек салымнарын түләүләре турында сөйләде.
Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан "Яшьлек" яшьләр үзәгендә яшьүсмерләр белән әңгәмә үткәрелде.
Мичән авыл жирлеге Яңа Мичән авылы "Каенкай" балалар бакчасының керү өлешенә, “Яшен” оешмасы тарафыннан, асфальт калдыгы түшәлде.
4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. Халыклар бердәмлеге көне-4 ноябрьдә билгеләп үтелә торган үзенчәлекле бәйрәм, ул безнең һәрберебезгә бөек илебезгә бердәмлек, үзара ярдәмләшү һәм мәхәббәтнең мөһимлеген искә төшерә. Безнең мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән әлеге мөһим көнгә багышланган дәрес узды. Нәни балаларыбыз Халыклар бердәмлеге көненең әһәмияте, дуслыкның һәм бер-береңә ярдәм итүнең мөһимлеге турында белделәр. Приютта балалар белән «Россия-ул без» патриотик сәгате үткәрелде. Яшь буынга патриотик тәрбия бирү максатыннан Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итүгә багышланган «Без бердәм» акциясе узды. Истәлекле дата уңаеннан кычкырып "Ватаным турында" шигырьләр укылды. Гражданлык-патриотик юнәлеш буенча чаралар планын гамәлгә ашыру кысаларында безнең приютта "Хәрби даннан – халык бердәмлегенә" дигән мәгълүмати күргәзмә ясалды. Балалар күргәзмә белән таныштылар һәм "Без Россиядә яшибез" программасында актив катнаштылар. Шулай ук 4 ноябрьдә, "Икшермә кадет-интернат мәктәбе" директоры киңәшчесе Хәсәнов Илнат Илшатович белән берлектә, безнең приютта Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чара үтте. Илнат Илшатович балаларыбызга илебездә яшәүче халыкларның тарихы, әлеге бәйрәмнең барлыкка килүе һәм аның хәзерге җәмгыятьтә әһәмияте турында сөйләде.
4 ноябрь көнне Халыклар бердәмлеге көнендә Казанда «Россиянең киләчәге безнең кулларда " Республика конкурсы финалистларын бүләкләү тантанасы булды. Безнең приют шулай ук Бәшир Рамеев исемендәге ИТ - паркта узган бу бәйрәм чарасына чакырылган иде. Бәйрәмнең мәртәбәле кунагы ТР МТЗ һәм СЗ министры урынбасары Юлия Ивановна Абдреева булды. Конкурс йомгаклары буенча безнең приют кызыксындыру урыны Диплом белән бүләкләнде. Чараның рәсми өлешеннән соң тәрбияләнүчеләребез өчен парк буйлап экскурсия үткәрелде, анда алар яңа технологияләр белән таныша алдылар. Күреп кенә калмадык, мастер-классларда да катнаша алдык. Бу чара балаларыбызның йөрәкләрендә бик күп уңай хисләр калдырды. Әлеге искиткеч бәйрәмне үткәргән өчен оештыручыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
3 ноябрь көнне Миңгәр авылында яшәүче Фатхиева Фәния Фатхлислам кызы 90 яшьлек туган көнен билгеләп узды. Аны Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев А. Х., “Булгар”ҖЧ җәмгыяте исеменнән Ахунҗанов Р.Г., Саба муниципаль районы социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гайнутдинова Л.Н. котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар. Алга таба да кәдер, хөрмәттә яшәвен телибез.
4 ноябрь көнне “Саба таңнары” газетасы призына һәм Татарстан Республикасы чемпионатына иң көчле көрәшчеләрне сайлап алу буенча ир-егетләр арасында шәхси-команда район чемпионатына милли “Көрәш” ярышлары булып үтте. Әлеге ярышта Тимершык авыл җирлеге командасы актив катнашып беренче урын яулады.