ЯҢАЛЫКЛАР


5
ноябрь, 2024 ел
сишәмбе

Белгечләребезнең эше турында фикерләр уку күңелле

Тэги: хастаханә

Туристик маршрут буенча сәяхәт

“Туган ягыбызның тарихи һәм истәлекле урыннары” туристик маршруты буенча экскурсияләр дәвам итә. Бүген районыбызда кунакта  Кукмара шәһәре  Ч.Т. Айтматов исемендәге 1 нче гимназия укучылары һәм аларның әти-әниләре булды. Алар Н.М. Миңнеханов исемендәге дендрологик бакча, оранжереядә, “Сабантуй” ат спорты комплексында булып, атларда йөрделәр, ярышларга әзерлекне күзәттеләр. Экскурсия барысына да ошады, шуңа да укучылар җәй көне безгә кабат киләчәкләрен әйттеләр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Кече Кибәче авылында 2024 ел өчен үзара салым акчасы хисабына планлаштырылган эш төгәлләнде. Анда зиратка эш кораллары кую өчен корылма төзелде.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

3 ноябрь көнне Кызыл - Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Гаилә елына һәм Халыклар бердәмлеге көненә «Ак чәчәк» балалар бакчасы  ачылуга 45 ел тулу уңаеннан юбилей кичәсе  үткәрделәр.

Чараның мәртәбәле кунаклары балалар бакчасының элеккеге һәм хәзерге хезмәткәрләре булды.Тантаналы чарада балалар иминлеге өчен көн саен хезмәт куйган тәрбиячеләргә һәм балалар бакчасының коллективына изге сүзләр һәм ихлас теләкләр җиткерелде.

Бәйрәм чарасы  балалар өчен дә, балалар бакчасы хезмәткәрләре өчен дә чын вакыйгага әверелде. Мәктәпкәчә учреждениедә тәрбияләнүчеләр һәм педагоглар бәйрәм концерты әзерләделәр, анда бик күп матур җырлар, дәртле һәм күңелле биюләр яңгырады.

Элеккеге хезмәткәрләр тарихлары белән уртаклаштылар, үзләренең чыгарылыш укучыларын һәм хезмәттәшләрен искә алдылар, шулай ук "Ак чәчәк" балалар бакчасының шушы еллар дәвамында ничек үзгәрүе һәм үсүе турында сөйләделәр.

Әлеге кичә һәркем күңеленә дә хуш килде. Бәйрәм ахырында “Ак чәчәкләр”җырын җырлап  балалар бакчасы коллективына ак чәчкәләр тапшырганда күпләрнең күзендә яшь тамчылары ялтырады. Оештыручыларга рәхмәт сүзләре яңгырады.Кичә чәй табыны артында дәвам итте. Әлеге чарадан алган хис -кичерешләр әле озак еллар күңелләрдә сакланыр!

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Төбәк авылында 80/20 программасы буенча йорт төзелеше төгәлләнеп килә. Бүгенге көнгә газ тоташтыру эшләре генә калып бара.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Каз йолку традициясе-татар хатын-кызлары өчен эшне һәм күңелле вакыт үткәрүне берләштергән үзенчәлекле бәйрәм. Ул көзге-кышкы чорда, тотрыклы салкыннар башлангач үткәрелә. Казларны сую көнендә йолкыйлар. "Каз өмәсе" - кешеләрдә юмартлык, киң күңеллелек үстерүче, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә сабырлык һәм ярдәмгә килергә әзер торучы традиция!

Тимершыкта Биктимерова Гөлира хуҗалыгында да шундый бәйрәм узды. Бу бәйрәмгә хатын-кызлар чакырылган иде. Шат күңелле хатын-кызлар командасы бу эшне оста башкарып чыкты.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

2024 елның 1 ноябреннән 8 ноябренә кадәр тугызынчы мәртәбә «Зур этнографик диктант» Бөтенроссия мәгърифәтчелек акциясе уза, аның кысаларында рус, инглиз һәм испан телләрен белүче Россия һәм чит ил кешеләре Россия Федерациясендә яшәүче халыкларның тарихын, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен белүләренә бәя бирә алачак.

 Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар  арасында этнографик диктант үткәрелде.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

Төбәк авылында 2024 елга үзара салым акчасына планлаштырылган эшләр төгәлләнде. Төбәк авылында коены һәм аның тирәсен төзекләндерү эше планлаштырылган иде.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

«Саба таңнары”  газетасы призына  үткән көрәш ярышында Югары Симет авыл җирлеге командасы уңышлы чыгыш ясады.

Призерлар:

Муллаянов Ильнар И. 65 кг үлчәүдә – 3 урын,

Ахмадуллин Булат И. 75 кг үлчәүдә – 1 урын,

Миннуллин Сайдаш Ф. 80 кг үлчәүдә – 2 урын,

Мубаракшин Инзил Й. 115 кг үлчәүдә – 3 урын,

Закиров Делюс Р. 130 кг  үлчәмдә - 1 урын.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

«Саба-Арена» 3 ноябрьдә 1-нче һәм 2 нче лиганың 12 дуэтын берләштерде. Өстәл теннисы буенча традицион якшәмбе лигасы Россиядә «Халык бердәмлеге көне» эгидасы астында узды. Ярышларда Саба районы вәкилләре катнашты. Икенче лиганың өченче баскычын «Ак барс» дуэты Илсаф Гыйльманов-Руслан Востриков алды. Икенче урында - «Ястребы» дуэты Ранил Хаҗиев-Шәфкать Гарипов. Турнирның җиңүчесе «Феникс» катнаш дуэты Фәнүс Фәйзрахманов-Алинә Хәйруллина булды.
1 нче лигада кызу булды. Сафира Фәйзетдинова-Элина Шәйдуллина “Саба-Арена” дуэты өченче урын алды. Бәйгенең икенче урынын “Века” яшь-перспективалы дуэты Альфис Вәлиуллин-Раян Йосыповларга булды. Ярышларда җиңүче булып “Доник” дуэты Мурат Ибраһимов-Данис Ахмәтҗанов танылды. Җиңүчеләр һәм призерлар “Саба-Арена”дан тиешле дәрәҗәдәге дипломнар һәм татлы призлар белән бүләкләнделәр.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International