Өстәл теннисы буенча традицион якшәмбе лигасы Россиядә «Халык бердәмлеге көне» эгидасы астында

2024 елның 5 ноябре, сишәмбе

«Саба-Арена» 3 ноябрьдә 1-нче һәм 2 нче лиганың 12 дуэтын берләштерде. Өстәл теннисы буенча традицион якшәмбе лигасы Россиядә «Халык бердәмлеге көне» эгидасы астында узды. Ярышларда Саба районы вәкилләре катнашты. Икенче лиганың өченче баскычын «Ак барс» дуэты Илсаф Гыйльманов-Руслан Востриков алды. Икенче урында - «Ястребы» дуэты Ранил Хаҗиев-Шәфкать Гарипов. Турнирның җиңүчесе «Феникс» катнаш дуэты Фәнүс Фәйзрахманов-Алинә Хәйруллина булды.
​1 нче лигада кызу булды. Сафира Фәйзетдинова-Элина Шәйдуллина “Саба-Арена” дуэты өченче урын алды. Бәйгенең икенче урынын “Века” яшь-перспективалы дуэты Альфис Вәлиуллин-Раян Йосыповларга булды. Ярышларда җиңүче булып “Доник” дуэты Мурат Ибраһимов-Данис Ахмәтҗанов танылды. Җиңүчеләр һәм призерлар “Саба-Арена”дан тиешле дәрәҗәдәге дипломнар һәм татлы призлар белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International