2024 елның 1 ноябреннән 8 ноябренә кадәр тугызынчы мәртәбә «Зур этнографик диктант» Бөтенроссия мәгърифәтчелек акциясе уза, аның кысаларында рус, инглиз һәм испан телләрен белүче Россия һәм чит ил кешеләре Россия Федерациясендә яшәүче халыкларның тарихын, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен белүләренә бәя бирә алачак.
Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар арасында этнографик диктант үткәрелде.