Консультация-Татарстан Республикасында метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү
Көзге каникуллар вакытында 2025 елның 27 октябрендә Шәмәрдән балалар китапханәсендә «Рухият» клуб формированиесендә катнашучылар-«Рост» Шәмәрдән лицее укучылары белән «Подставка для телефона» мастер - классы булып узды. Катнашучылар илһамланып һәм пөхтә итеп ясадылар.
Арт-терапия кебек мастер-класслар тормышыбызны төрлеләндерергә, яңа сәләтләр ачарга, мәшәкатьләрдән арынырга мөмкинлек бирә. Чарада катнашучылар барысы да үз куллары белән башкарылган эштән канәгать калдылар.
Саба районы балалар китапханәсе проекты кысаларында 2025 елның 1 ноябрендә Шәмәрдән авыл китапханәләре китапханәчеләре «Читайка» клубы әгъзалары өчен «Әдәби аланда кунакта» әдәби сәгатен үткәрделәр. Балалар «Әдәби алан» проектының биремнәрен үтәделәр һәм җавапларны үз дәфтәрләренә яздылар. Чара барышында яңа китапларга күзәтү үткәрелде.
Яшел Үзән шәһәрендә, эшләүче яшьләр арасында, «Наше время-Безнең заман"XIII еллык ачык республика телевизион иҗат фестиваленең зона этабы үтте.
1 ноябрь көнне Эзмә мәдәният йортында «Оста куллар» өлкән буын катнашучылары белән, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Мин хәтерлим! Мин горурланам!" исемле чарада якташыбызның кызы Диләрә апа Хөсәенова катнашты.
Дәүләт бәйрәме- Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре балигь булмаган балалар белән “Бердәмлектә- безнең көч” дип исемләнгән чара үткәрделәр.
Бүген Түбән Шытсу авылында күчмә поликлиника эшли башлады. Халыкны тәҗрибәле врачлар кабул итә: офтальмолог, травматолог, гинеколог, кардиолог, хирург һәм башка белгечләр.
4 ноябрь көнне бөтен Россия Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтә. Бу-үткәнне, хәзерге һәм киләчәкне берләштерү, илебезнең барлык кешеләрен бер-берсенә, туган ягына, Россиягә мәхәббәт белән берләштерү көне.
Әлеге бәйрәм уңаеннан Лесхоз интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә стена газетасы чыгарылды.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан:
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү
21 сәгатьтән.1 ноябрьдә 09 сәгатькә кадәр. 2025 елның 2 ноябре
2 ноябрь төнендә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин
Сабаның 5 нче номерлы “Бәләкәч” балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре һәм тәрбиячеләре республика семинар-киңәшмәсендә катнаштылар