ЯҢАЛЫКЛАР


4
ноябрь, 2025 ел
сишәмбе

4 ноябрьдә Зур, чиксез, күпмилләтле илебез Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтә. Бу бәйрәм уңаеннан Оч Нарат авыл клубында Иске Икшермә авыл китапханэсе белән берлектә «Бердәмлек безнең көч»патриотизм һәм игелек сәгате үткәрделәр Очрашу барышында балалар Россия тарихының безне өйрәтүен, аерым, берәм-берәм бергә эшли алганны эшли алмавын аңладылар. Россиянең бердәм булганда гына көчле булуын һәркем истә калдырды. Нәкъ менә шуңа күрә безнең илдә шундый мөһим бәйрәм бар - халыклар бердәмлеге көне.

Тэги: Мәдәният бүлеге

3 ноябрь көнне Симет авылында ир-ат командалары арасында волейбол буенча  турнир узды.

2025 елның 4 ноябрендә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында "Безнең йорт - Татарстан" республика этномәдәни фестивале лауреатларын бүләкләү булды.  "Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе"нең "Яшьлек" бию коллективы (җитәкчесе - Мөбәрәкҗанова Альбина Зөфәр кызы) "Хореография. Халык биюе" номинациясендә  "Сабантуй буләге" биюе өчен лауреат дипломы белән бүләкләнде.

Тэги: Мәдәният бүлеге
4 нче ноябрь көнне безнең балалар йортында тәрбиячеләр җитәкчелегендә, Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.
Тэги: ОСЗ ОСЗ МТЗ и СЗ РТ в Сабинском муниципальном районе Югары-Утар балалар интернат-йорты

Халыклар бердәмлеге  көне - Россия дәүләт бәйрәме, ул 2005 елдан башлап 4 нче ноябрьдә билгеләп үтелә. Бу Россиянең күпмилләтле халкы бердәмлегенә багышланган  дәүләт бәйрәме. Россия - ул гаять зур һәм күпмилләтле ил, анда төрле мәдәниятләр һәм традицияләр, төрле милләт вәкилләре яши. Халыклар бердәмлеге көненә Сатыш авылы мәдрәсәсе музеенда “Халыклар бердәмлеге көне” темасына мәгълүмати сәгать оештырылды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

3 ноябрь көнне Югары Симет  авылында ир-егетләр арасында Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Талипов Марсель Хәким улы истәлегенә багышланган   волейбол ярышы үткәрелде. Ярышта почетлы кунаклар итеп авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Гафур Хасаншин,  һәм  Марсель Хәким улының дуслары чакырылды. Барлыгы сигез команда (Симет, Симет Мәктәп, Тимершык, Бигәнәй, Саба, Барс, Юлбат, Корсабаш) көч сынашты һәм нәтиҗәләргә килгәндә:

1 урын- Симет командасы

2 урын- Симет Мәктәп командасы

3 урын – Бигәнәй командасы

4 урын – Барс командасы

Барлык җиңүчеләр һәм призерлар грамота һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

1 ноябрь көнне Байлар Сабасында Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе Нәбиуллин Фәргать Әһлиулла улы истәлегенә үткәрелгән көрәш ярышында Югары Симет авыл җирлеге яшь көрәшчеләре уңышлы чыгыш ясадылар.

36 кг, Хәйретдинов Дилюс 3 урын,

50 кг, Талипов Сәет 2 урын,

70 кг, Ахмадуллин Инсаф 1 урын.

Көрәшче егетләргә, аларның тренеры Закиров Дилюскә алдагы ярышларда да уңышлар телибез. Афәрин, егетләр!

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

3
ноябрь, 2025 ел
дүшәмбе

2025 нче елның 4 нче ноябренә консультация - кисәтү 

Арташ авыл җирлегебездә СВО га ярдәм итү дәвам итә. Шактый зур күләмле эшләр башкарылды. Бүгенге көндә сеть үрелә. Шушы изге эшкә үзләреннән өлеш керткән һәр кешегә олы рәхмәтләремне җиткерәм.Аеруча, "Ихлас" апаларына. Алар мобилизациянең беренче көннәреннән үк шушы җаваплы- саваплы эшкә алынган кешеләр...

Изге күңелле, тырыш, уңган-булган апалар, сезгә исәнлек-саулык , гаилә бәхете, балалар, оныклар игелеге, күңел тынычлыгы телим. Сез бердәм , дус-тату булып , аңлашып,ярдәмләшеп эшлисез.Сез безнең күпләребезгә-үрнәк өлгесе. Рәхмәт, барысы өчен дә.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

2
ноябрь, 2025 ел
якшәмбе

1 ноябрь көнне Иске Мичән авылында Хайруллин Альберт һәм Лилияләр гаиләсендә «Каз өмәсе - авыл бизәге» дип исемләнгән йола үткәрелде. Алар бу елны 25 каз бәбкәсе үстергәннәр.  Казлар үсеп матурлангач, аны күршеләр, туганнар, кызлар белән йолкырга уйлаганнар. Бу уйларын Иске Мичән мәдәният хезмәткәрләре ишетеп, йола итеп үткәрергә күндергәннәр. 

Тэги: Мичән авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International